Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшь талантлар бергә җыелды (ФОТО)
Инде хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе һәм сишәмбедә район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2019” ХIХ ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.
-
Кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр
“Дулкын” бассейнында Халыкара Хатын-кызлар көне уңыеннан үткәрелгән кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге ярышларында укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Яраткан эш хакына...
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек фермасында үз эшләрен яратып, күңел биреп башкара торган хезмәт алдынгылары аз түгел. Башкаларга үрнәк күрсәтүче Наталья Мартынованы әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.
-
Һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш
Кичә өченче чакырылыш район Советының 36нчы киңәйтелгән утырышында 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде.
-
Күп нәрсәгә өйрәтәләр кадетлар мәктәбендә
Моннан ун ел элек шәһәребездә кадетлар интернат-мәктәбе ачылды.
-
Дмитрий Стаценко – Татарстан чемпионы!
Зәй шәһәрендә кул сугышы буенча узган республика ачык беренчелегендә өстәмә белем бирү педагогы Ренат Шәрипов шәкертләре уңышлы чыгыш ясады.
-
Озак калмый инде язга да...
Кырга ышанычлы техника, күтәренке кәеф белән чыкканда гына әйбәт нәтиҗәләргә өметләнеп була.
-
“Йолдызлык” тагын бездә
Иртәгә район Мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр фестивале район этабының сайлау туры була.
-
Педагогларга зур җаваплылык йөкләнгән (ФОТО)
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагы кадрларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләргә” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында “Регата” балалар техник иҗат станциясе педагогы, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең технология укытучысы Илназ Мәхмүтов, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең “Юнармия” отряды җитәкчесе Ирина Кислова һәм Болгардагы 2нче урта мәктәпнең класс җитәкчесе Анна Калинкина җиңүчеләр булдылар.
-
Автомеханик, шофер, оператор...
Кирилл Панфилов тармак технологияләре техникумының өченче курсында укый. Тырыш егет бер юлы өч һөнәр үзләштерә.
-
Яңартылган поликлиникага рәхим итегез!
Кичә, капиталь ремонттан соң, поликлиника бинасын ачу тантанасы булды. Ремонт барышында бина күзгә күренеп үзгәрде.
-
Кай арада өлгергәннәр диген...
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары техника ремонтлауга көздән, басудагы көнбагышны җыеп алуга ук, керештеләр. Шулай иткәндә җайлырак, язны тыныч күңел белән каршы алырга була.
-
Исемең матур, кемнәр кушкан?..
Татьяналар көне – күптән билгеләп үтелә торган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде.
-
Шатлык балкып торсын йөзеңдә!
Әле шушы араларда гына хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәмдүдә Бикбулатова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Кар күп яугач, мәшәкате дә арта...
Гыйнварда “Сувар Б” җәмгыяте коллективы шәһәр урамнарыннан кар чыгара башлады.