Күп нәрсәгә өйрәтәләр кадетлар мәктәбендә
Моннан ун ел элек шәһәребездә кадетлар интернат-мәктәбе ачылды.
Хәзер ул якташыбыз, Дан орденының тулы кавалеры Павел Карпов исемен йөртә. Булачак Ватан сакчыларын әзерләүгә өлеш кертә торган бу уку йорты эшчәнлегенең күп яклары аерым игътибарга лаек.
Иң әүвәл кадетлар мәктәбендәге тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә куелуы турында әйтергә кирәк. Моның нәтиҗәсе буларак, мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да армиягә бик теләп китә.
– Бездә укып чыккан яшүсмерләрнең әле беркайчан да төрле сәбәпләр табып армиягә бармый калганнары юк, – ди мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Ходжиева. – Киресенчә, берәр төрле уку йортына керергә үгетләп карыйбыз, ә аларның армиядә хезмәт итәселәре килә...
Гомумән алганда, яшүсмерләр бу мәктәпкә киләчәктә хәрби һөнәр сайлау максатын күздә тотып киләләр. Шунысы куанычлы, биредә балалар хыялын чынга ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Сафта йөрергә, гәүдәне дөрес һәм матур тотарга өйрәтү, батырлык дәресләре, хәрби-патриотик эш – болар һәм башка чаралар хәрби һөнәргә мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Яшүсмерләр кадетлар мәктәбендә вице-ефрейтор, вице-кече сержант һәм вице-сержант дәрәҗәсе алу мөмкинлеге булуга бик шат. Хәрби дәрәҗәләрне алу өчен аларның ничек тырышканнарын белсәгез икән! Ә инде хәрби училищега укырга кергән егетләр – мәктәпнең чын горурлыгы.
Мәктәпне тәмамлаган Евгений Волков бүген Вольск шәһәрендәге югары тыл училищесының дүртенче курсында укый. Марат Камалов Рязаньдагы югары хәрби-десант команда училищесының икенче курсында укый. Василий Сбитнев узган ел Казандагы Кызыл Байраклы югары танк команда училищесына укырга керде. Дмитрий Страмнов белән Василий Җәләлов Ульяновск дәүләт университетының таможня хезмәте факультетында белем ала. Ә менә Александр Янышев, Алексей Киселев, Эльмира Садриева, Руслан Җиһаншин, Рамил Хөснетдинов, Александр Попков коткаручы һөнәрен сайладылар, алар бүгенге көндә Тәтештәге гражданнар сагы көллиятендә укыйлар.
Мансур Хәмидуллин белән Анатолий Бирюковның хәзер һава десанты гаскәрләренең Ульяновск шәһәрендә урнашкан частендә, ә Даниил Наумовның - Екатеринбургта, почетлы каравыл ротасында хезмәт итүен дә билгеләп үтми булмый.
– Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә бул, - ди Алсу Салих кызы. – Димәк, коллективның тырышлыгы юкка китмәгән...
Коллективны бүген үзе дә кайчандыр танк училищесын тәмамлаган Евгений Савинов җитәкләвен билгеләп үтү дә урынлы булыр. Моннан тыш, ул даими рәвештә “Болгар” эзтабарлар отряды белән эзләү экспедицияләрендә катнаша. Отставкадагы офицер Сергей Ярошевич, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Дмитрий Ключников, тәрбияче Евгений Кураев һәм башкалар кадетлар өчен чын ир-егет үрнәгенә әверелеп, кадет мәктәбен тәмамлаганнан соң да аларның чын дуслары, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган тәҗрибәле остазлары булып калалар.
Мөмкинлек чыккан саен үзләре тәмамлаган мәктәпкә кереп чыгу, коллектив белән очрашу, ирешкән уңышлары белән сөендерү кичәге кадетлар өчен инде күркәм традициягә әверелде.
Әле күптән түгел генә кадет мәктәбендә сессияне уңышлы тапшырганнан соң каникулга кайткан Василий Сбитнев булып китте. Бер дә арттырмыйча, бу мәктәптә уку турында ул кечкенәдән хыялланган, мәктәп тормышында һәрвакыт актив катнашкан (мәсәлән, мәктәп үзидарәсе советына җитәкчелек иткән, интернатта староста булган). Бу юлы ул укучылар алдында тантаналы линейкада чыгыш ясады, аннары классларга кереп, кадетларның сорауларына җавап бирде.
– Һәр кадет өчен иң мөһиме – боерыкларны дөрес һәм вакытында үти белү, – диде ул укучыларга. – Әгәр боерыкларны үтәргә өйрәнмәсәң, үзең беркайчан да чын командир була алмыйсың...
Киләчәктә хәрби булырга хыялланган һәр укучы өчен бу тормыш девизы кебек булды. Аларның хыяллары чынга ашсын, Ватан сагындагы хезмәтләре һәрвакыт имин һәм тыныч булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев