Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңартылган поликлиникага рәхим итегез!

Кичә, капиталь ремонттан соң, поликлиника бинасын ачу тантанасы булды. Ремонт барышында бина күзгә күренеп үзгәрде.

Ремонт эшләрен шәһәр һәм район поликлиникаларын заманчалаштыру буенча республика программасын тормышка ашыру кысаларында “РегионСтрой” җәмгыяте башкарды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Артем Тюнев җитәкчелек иткән бу бригаданың район үзәк хастаханәсе объектларында моңа кадәр дә эшләгәне булды һәм ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Поликлиника ремонтлаганда да бригада туплаган тәҗрибәнең кирәге чыкты. Аерым алганда, ремонт ясаучылар инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар, бизәү эшләрен башкардылар, кабинетларны үзгәртеп ясадылар. Шулай ук поликлиника өчен яңа җиһазлар һәм җайланмалар сатып алынды, ишекләр һәм регистратура кабинеты яңартылды. Бинаның диварлары да тышкы яктан плитка белән тышланды һәм хәзер ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора.

Поликлиника бинасы 1973 елда ук төзелгәнгә күрә, шактый нәрсәне яңартып, үзгәртеп ясарга туры килде. Шулай да нәтиҗә сөендерерлек булды.

Мәсәлән, бинаның ике катында да аерым санузеллар ясалды, шулай ук балалар бүлегендә дә яхшы якка үзгәрешләр күп. Боларның барысы да авырулар өчен тиешле шартлар тудыру һәм дәвалау-диагностика процессының нәтиҗәлелеген арттыру максатында эшләнә. Тулаем алганда, поликлиниканы яңарту өчен 24,5 миллион сум акча тотылды.

“Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” проектын тормышка ашыру кысаларында да хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп нәрсәләр эшләнде. Яңартылган поликлиника сменага 300 кеше кабул итәргә сәләтле, анда авыруларны карау өчен барлык шартлар булдырылган.

Бинаны ачу тантанасында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, шәһәр халкы, подряд оешмасы вәкилләре катнашты. Халыкны район башлыгы Камил Нугаев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов сәламләде. Яңартылган поликлиниканың ал тасмасын кисү хокукы да аларга бирелде.

Ал тасманы бергәләшеп кистеләр.


– Бик зур эш башкарып чыктык, – диде район башлыгы, халыкка мөрәҗәгать итеп. – Ремонт эшләре күп булса да, бар да сыйфатлы ясалган, хәзер инде поликлиника бинасы заманча төскә керде. Боларның барысы да халык өчен, алар сәламәт булсын өчен эшләнә, чөнки сәламәтлек – иң зур байлык ул...

Чара барышында “РегионСтрой” җәмгыяте мастеры Надыйр Гомәровка, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Рәшит Закировка, монтажчы Александр Нестеровка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу хатларда ул төзүчеләргә озак еллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләгән.

Бөтенесе дә кешеләргә уңайлы булсын өчен эшләнгән.


Соңынан, теләге булган кешеләр, яңартылган поликлиниканы үз күзләре белән карап чыга алдылар. Анда ясалган ремонт халык сәламәтлеге өчен бары тик файдага гына булыр, дип ышанасы килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев