Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шатлык балкып торсын йөзеңдә!

Әле шушы араларда гына хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәмдүдә Бикбулатова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сүз дә юк, бу бик зур юбилей. Шушы яшькә җитеп тә, әле һаман да дөньяның бар матурлыгын үзенчә күреп һәм туган һәр яңа көнгә сөенеп, җәмгыятькә кирәкле булуын, туганнары, якыннары һәм дусларының җылы кайгыртуын тоеп яши торган бу кешегә сокланмый мөмкин түгел. Туксанны тутырса да, районда олысына-кечесенә яхшы таныш булган Мәмдүдә Хәлаф кызы үзенең активлыгы белән әле күпләрне көнләштерә ала.
Тумышы белән башка яктан булса да, гомеренең күп еллары безнең район белән аерылгысыз бәйле. Ул һәрвакыт җаваплы урыннарда эшләде, принципиальлеге, активлыгы, үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлеге белән аерылып торды. ВЛКСМның Куйбышев райкомы, партия райкомы секретаре, агитация һәм пропаганда бүлеге, парткабинет мөдире, “Белем” җәмгыяте секретаре – саный китсәң, ул биләп торган вазифаларны әле тагын дәвам итәргә була. Мәмдүдә Хәлаф кызы ВЛКСМның XII съездына делегат итеп тә сайланды, ун елдан артык шәһәрдәге Мәдәният йорты каршындагы милли татар клубы эше белән җитәкчелек итте, “Намуслы хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә”, “Намуслы хезмәт өчен”, “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен”, “Казанның 1000 еллыгы” кебек медальләр белән бүләкләнүе, ире Сәет Әмин улы Нәфыйков белән өч бала тәрбияләп үстерүе турында да әйтергә кирәк.
Аның куйган хезмәтләре, ирешкән казанышлары турында күп сөйләргә, хәтта китап та язарга була. Китап дигәннән, Мәмдүдә Хәлаф кызы үзе дә китап язды. Тынгысыз күңелле, энергиясе ташып торган бу кеше тирә-яктагы күренешләргә, күңелдә авыр тәэсир калдыра торган вакыйгаларга беркайчан да битараф кала алмый. Шуңа күрә аның туган ягыбыз табигате турында чын күңелдән кайгыртуы бер дә гаҗәп түгел. Озакламый дөнья күрергә тиешле китабында ул барыбызны да табигатьнең кадерен белергә чакыра.
Кешенең гомерен үткән еллар түгел, ә башкарган эшләре бизи, диләр. Мәмдүдә Хәлаф кызы бу яктан үзен бәхетле саный ала. Аның кылган изге гамәлләрен санап бетерерлек түгел. Үзе өчен түгел, кешеләргә булсын, дип тырыша ул.
Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, районның ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, туганнары, бик күп якыннары һәм танышлары котлады. Мәмдүдә Хәлаф кызына Россия Федерациясе Президентының, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Һәм, әлбәттә инде, саулык, җан тынычлыгы, һаман да шулай тынгысыз күңелле булып калуын, тагын да зуррак юбилейларны каршыларга насыйп булсын, дип теләделәр.
Тәлгат Җамалетдинов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев