Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь талантлар бергә җыелды (ФОТО)

Инде хәбәр ителгәнчә, чәршәмбе һәм сишәмбедә район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2019” ХIХ ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Күпмилләтле Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россия күләмендә дә иң яхшы мәдәни проектларның берсе булып танылган “Созвездие – Йолдызлык” фестивале безнең шәһәребездә инде икенче тапкыр уздырыла.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү Фонды, ТР Яшьләр эше, мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыяте, Казандагы “АРТИАС” иҗат хезмәткәрләре берләшмәсе” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасының “Созвездие – Йолдызлык” региональ яшьләр җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы “Созвездие – Йолдызлык” республика фестивале хәрәкәтенә булышлык итүче Совет һәм республиканың муниципаль берәмлекләр Советы оештыра. Балалар арасында талантларны ачыклау максатыннан оештырылган бу бәйрәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елдан башлап ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы белән үтә. Быелгы иҗат конкурсы яшьләр дәүләт сәясәтенә егерме биш ел тулуга багышланган.

Күз явын алырлык итеп бизәлгән сәхнәгә җиңү яулау өчен Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнарыннан һәм бездән меңгә якын талантлы бала чыкты. Аларны һәм конкурсны оештыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин һәм ТРның халык артисты Раилә Гарипова сәламләде. Ике көн дәвамында фестивальдә катнашучылар җыр һәм бию буенча осталыкларын күрсәттеләр. Конкурсның беренче көнендә дүрт номинация буенча чыгыш ясадылар. Икенче турга “Булгарочка” коллективы (җитәкчеләре Гөлгенә Зарипова белән Гүзәл Марянина), “Кантилена” вокаль ансамбле (Маргарита Пензина), “Вокал-соло” номинациясендә София Хәсәнова, Юлия Корнеева, Эмма Җәләетдинова, Ирина Сорокина, Дарья Шлячкова, Кирилл Моисеев, Николай Сафонов, Ксения Хөснетдинова, Радмила Холмирзоева, Ксения Молодова үтте.

Концертта катнашучыларның иҗади осталыгына профессиональ жюри бәя бирде. Аның составына Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керде. Алар арасында мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, ТР һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестиваленең генераль продюсеры, жюри рәисләреннән берсе Дмитрий Туманов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сәхнә практикалары үзәге” мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү региональ җәмәгать оешмасы президенты, режиссер-куючы Владимир Аносов (Мәскәү), РФ атказанган артисты, ТР халык артисты, Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең өлкән балетмейстеры Раилә Гарипова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Айдар Гайнетдинов һәм башкалар керде.

Фестиваль зур гала-концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев