Автомеханик, шофер, оператор...
Кирилл Панфилов тармак технологияләре техникумының өченче курсында укый. Тырыш егет бер юлы өч һөнәр үзләштерә.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Кадетлар мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлауга ук Кирилл укуын безнең техникумда дәвам итәргә теләгән.
Бу уку йорты аңа яхшы таныш, чөнки абыйсы да биредә укып, аш-су әзерләү остасы һөнәрен үзләштергән. Кирилл исә техника белән бәйле белгечлеккә өстенлек биргән. Әлеге бүлекне сайлавына бер дә үкенми.
– Дәресләр башлануын көтеп алам, укытучылар һәр материалны гади итеп аңлатырга тырышалар, – ди егет. – Соңгы курста, чит тел, информатика, физика һәм башка гомуми фәннәр белән бергә, махсус дисциплинага, ягъни автомобильләрнең төзелешенә һәм техник хезмәт күрсәтүгә, ягулык салу станцияләрендәге җайланмаларны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Киләчәктә боларның барысы да кирәк булачак, чөнки техника заманында яшибез, автомобильләр саны елдан-ел арта бара...
Туганнары һәм танышлары да әлеге һөнәрләрне сайлаган Кириллдан бик канәгать, алар арасында эшче һөнәренә өстенлек бирүчеләр бик күп.
–Техникумны тәмамлаганда безнең студентлар автомеханик белгечлеге алу белән бергә, аларга әле тагын В һәм С категорияле машина йөртүче һәм өченче яки дүртенче категорияле ягулык салу станциясе операторы квалификациясе дә бирелә, – ди Кирилл укыган төркем кураторы, укытучы Павел Рачков. – Ягъни, өч елда студентлар өч белгечлек ала. Моны начар димәс идем.
Бу көннәрдә өченче курс студентлары имтиханнарга әзерләнә. Кирилл, укуын уңышлы тәмамлагач, белгечлеге буенча эш табу турында хыяллана. Аның һәм техникумда бергә укыган егет-кызларның хыяллары чынга ашсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев