Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дмитрий Стаценко – Татарстан чемпионы!

Зәй шәһәрендә кул сугышы буенча узган республика ачык беренчелегендә өстәмә белем бирү педагогы Ренат Шәрипов шәкертләре уңышлы чыгыш ясады.

Сиксән биш килограммнан югарырак авырлыкта чыгыш ясаган Дмитрий 16 – 17 яшьтәге спортчылар арасында барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Ә Данил Нигъманов 14 –15 яшьтәгеләр арасында 60 килограммга кадәрле авырлыкта бронза медальгә лаек булды. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә шөгыльләнә торган башка спортчылар да әйбәт күрсәткечләргә ирештеләр.


Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча Россия беренчелегендә катнашырга тиешле спортчылар сайлап алынды. Бәйге март ае азакларында республиканың Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк. Анда Дмитрий Стаценкога республика данын якларга туры киләчәк.
Беренчелектә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән, шулай ук күрше төбәкләр: Тольятти, Самара һәм Киров өлкәләреннән, Марий Эл республикасыннан килгән 18 команда катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев