Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яраткан эш хакына...

Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек фермасында үз эшләрен яратып, күңел биреп башкара торган хезмәт алдынгылары аз түгел. Башкаларга үрнәк күрсәтүче Наталья Мартынованы әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Хуҗалык фермасында малларны кышлату чоры артык мәшәкатьләрсез үтә, дияргә була. Биредә сөтлебикәләргә ашату өчен 500 тоннадан артык сенаж әзерләнгән, маллар рационына шулай ук ашлык фуражы, печән һәм туклыклы матдәләргә бай булган башка төр азык та җитәрлек кертелгән. Әлбәттә инде, тиешенчә ашаткач, продукция җитештерүне арттыруга да ирешә алганнар.
– Хәзер көн саен 300 литрлап сөт сатабыз, – ди Сергей Николаевич. – Бу узган елдагыдан күбрәк. Киләчәктә дә сөт җитештерүгә зур игътибар биреләчәк. Сүз дә юк, моның өчен күп тырышырга кирәк. Шунсыз табыш алуга өметләнеп булмый...
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Юрков хуҗалыгында, мәсәлән, сөт сатудан ай саен 150 мең сумга кадәр керем алалар. Бу аз сумма түгел. Монда инде беренче чиратта терлекчеләрнең, аеруча да Наталья Мартынованың тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Фермада эшли башлавына әле ун гына ел булса да, ул инде үзенең тырыш һәм намуслы хезмәте белән ихтирам казанырга өлгерде. Ул үз группасындагы 34 сыерның һәркайсыннан тәүлегенә 11әр килограммга якын сөт сава. Моңа ул тапшырылган эшкә зур җаваплылык һәм йөз аклыгы белән карау нәтиҗәсендә ирешә, дип әйтергә тулы нигез бар. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, Наталья Михайловнаның һәр хезмәт көне бик иртә башлана. Маллар янына соңга калмас өчен, ул инде иртәнге сәгать өченче яртылар тирәсендә үзенең “Ока” машинасын кабызып, фермага юл тота. Маллар астын чистартып, эш урынын тиешле тәртипкә китергәнче һәм утлыкларга азык өләшеп чыкканчы шактый вакыт үтә. Ә аннары иртәнге савым башлана. Терлекче өчен бу гадәти, күнегелгән эш көн саен шулай кабатлана. Ферма хезмәтчәннәренең башкалар кебек ял итәргә вакыты юк. Бәйрәмнәр дә сирәк эләгә.
– Барысына да ияләшеп беттем инде бугай, – ди Наталья Михайловна. – Дөрес, җиңел димәс идем, әмма “күз курка, кул эшли” диләр бит. Кеше кайда да булса эшләргә, үзеннән башкаларга файда китерергә тиеш. Мин менә хуҗалык өчен тырышам...
Әйе, аның кебек уңганнар сүзләрен җилгә очырмый. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Наталья Михайловна ел саен машина белән саву операторлары арасында уздырыла торган район конкурсында да актив катнаша. Берничә тапкыр призлы урыннарны алган һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган. Хуҗалык фермасының башка хезмәтчәннәре дә үз вазифаларын җиренә җиткереп үтиләр. Болар барысы да ахыргы нәтиҗәләрдә чагылыш тапмый калмый. Ә алар начар түгел. Тырышып эшләгәч, коллективта хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Хуҗалыкта башкаларга үрнәк күрсәтеп эшләүчеләрнең күңелен күрә белү җаен да табалар. Наталья Михайловнаны, мәсәлән, барысы бердәм булып районның хезмәт алдынгылары слетына делегат итеп сайлаганнар. Ул моңа бик лаек. Аның әле киләчәктә сынатмаячагына да шикләнмиләр. Наталья Михайловна кебек үзләрен тулысынча яраткан эшләренә багышлап, аннан тәм табып яши торган хезмәт алдынгылары күбрәк булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев