Кар күп яугач, мәшәкате дә арта...
Гыйнварда “Сувар Б” җәмгыяте коллективы шәһәр урамнарыннан кар чыгара башлады.
Түземсезлек белән көтеп ала торган Яңа ел бәйрәмнәрендә быел кар гадәттәгегә караганда да күбрәк яуды.
Мәсәлән, без бәйрәм иткән көннәрдә генә дә карның айлык нормасы явып китте. Шуңа күрә юлчыларга шәһәр урамнарын чистарту белән бергә, карны тиз арада читкә чыгарып түгүне оештырырга туры килде. Ни өчен дигәндә, кайбер урамнар таррак, юл кисешкән чатларда да кар өемнәре хасил була. Бу исә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә шактый кыенлыклар китереп чыгара.
Әлеге оешма хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр читендә әзерләп куйган махсус полигонга өч көн эчендә генә дә мең ярым кубометрдан артык кар чыгарылган. Бу эштә куәтле үзбушаткычлар белән идарә итүче Павел Вакуров, Артем Тегулев, Алексей Шмагин һәм Сергей Крайновның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Карны төяп торуда Александр Палагин белән Сергей Ласевич та зур өлгерлек күрсәтә.
– Быелгы кыш узганнарыннан карлы булуы белән аерылып тора, – ди баш инженер Сергей Князев. – Узган елларда без аны февраль урталарында яки азакларында чыгара торган идек. Быел исә иртәрәк тотындык, югыйсә, кар басып китәчәк. Әле киләсе айларда да күпме кар төшәсен алдан белеп булмый... Ничек кенә булса да, коллективта кышкы сезонга ныклап әзерләнгәннәр, техника җитәрлек, карны вакытында чистарту өчен башка мөмкинлекләр дә тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев