Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Озак калмый инде язга да...

Кырга ышанычлы техника, күтәренке кәеф белән чыкканда гына әйбәт нәтиҗәләргә өметләнеп була.

Моны Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары да яхшы аңлый. Биредә язгы чәчүдә катнашачак авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләү алдында торалар. Басуларда әлегә калын кар катламы ятса да, кояшлы, чалт аяз көннәрдә һавадан инде яз исе килә. Димәк, игенчеләр өчен җаваплы имтиханнар башланырга да озак калмый. Ә аларның инде күптән җиңнәре сызганулы...

Хуҗалыкта техниканы көздән әзерли башлыйлар. Никольск механизаторлары басудагы көнбагышны җыеп алуга ук куәтле техниканы төзекләндерүгә керешкән. Мәсәлән, бер К-700 тракторына капиталь ремонт таләп ителгән, гарантия срогы узмаган шундый ук икенче тракторны Яр Чаллыга төзәтергә җибәргәннәр. Бүген инде трактор да әзер, шулай ук Т-150, ике МТЗ-82 тракторын да көйләп бетергәннәр. Монда Александр Тужилкин, Александр Субботкин, Андрей Щелкунов белән Ринат Зарипов кебек механизаторларның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Евгений Борюшкин ярдәмчесе Виктор Панчугин белән МТЗ-80 тракторын инде ремонтлап бетерәләр, Валерий Николаев, Евгений Алексеев һәм Николай Борюшкинның КамАЗ машиналары да әзерлек сызыгына куелган. Гомумән, хуҗалыкта булган техниканың барысын да язгы басуда сынатмаслык итеп ремонтлыйлар.

Никольскилылар тагылма агрегатларны тиешле тәртипкә китерү турында да алдан кайгырткан. Хуҗалыкта техника паркын яңартуга да зур игътибар бирәләр. Әйтик, узган ел 40х60 программасы буенча ике КПС-5 культиваторы сатып алганнар. Быел да әлеге программа нигезендә ПФ-180 пресс-җыйгыч сатып алуны планлаштыралар. Мондый техника хуҗалыкка печән әзерләүдә бик кирәк.

– Быел да язгы кыр эшләрен оешканлык белән башкарып чыгу өчен мөмкин булганнарның барысы да эшләнә, – ди хуҗалык башлыгы Андрей Синицин. – Механизаторларның күңеле күтәренке, техника ышанычлы әзерләнгән. Кыскасы, планлаштырылганнарның барысын да вакытында һәм әйбәт сыйфат белән үтәп чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек...

Хуҗалыкта минераль ашламалар туплауга, ягулык-майлау материалларын алдан әзерләп куюга да зур игътибар бирелә. Язгарак тагын беркадәр күләмдә ашлама кайтарылырга тиеш. Ягулыкка да кытлык булмас, дип өметләнәләр. Быел никольскилыларның язгы басуда башкарасы эшләре аз түгел. Мәсәлән, 1000 гектар җиргә арпа, көнбагыш, кукуруз чәчәргә җыеналар. Узган көздә 320 гектарга көзге бодай чәчеп калдырганнар. Хуҗалык механизаторларының быел да планнары зурдан. Һәрхәлдә, уңыш узган елгыдан да ким булмас,  дип өметләнәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев