Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Педагогларга зур җаваплылык йөкләнгән (ФОТО)

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагы кадрларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләргә” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында “Регата” балалар техник иҗат станциясе педагогы, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең технология укытучысы Илназ Мәхмүтов, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең “Юнармия” отряды җитәкчесе Ирина Кислова һәм Болгардагы 2нче урта мәктәпнең класс җитәкчесе Анна Калинкина җиңүчеләр булдылар.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Баланы шәхес буларак үстерүдә өстәмә белем бирүнең ролен арттыруны күздә тоткан конкурста 14 педагог катнашты. Аларның һәркайсы талантлы һәм иҗади эшли торган укучыларны тәрбияләүдә үзләренең ролен һәр яклап ачып бирергә тырыштылар. Конкурс барышында педагогларның нинди зур профессиональ сыйфатларга ия булуы ачык күренде. Алай гына да түгел, һәр педагог үзенә зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңлады. Әйе, ул шулай булырга да тиеш.

Конкурсантлар визит карточкалары әзерләделәр һәм башка мәктәпләрдә заманча технологияләр, эш ысуллары һәм алымнарны оста кулланып ачык дәресләр үткәрделәр. Иң яхшы педагогларны бүләкләү тантанасы шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә үтте. Өстәмә белем бирү педагогы һәм технология укытучысы Илназ Мәхмүтов “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсында җиңде. Шунысын әйтергә кирәк, ул балаларны үз куллары белән күп нәрсәләр ясарга өйрәтә, аларны кызыксындыра белә. Балаларның идеяләре тормышка ашсын өчен тырышлыгын беркайчан кызганмый.
Әлеге конкурста кадетлар мәктәп-интернатыннан Евгений Кременсков белән балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Наталья Бердникова призер булдылар. Аларга Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Полянка һәм Кузнечиха урта мәктәбеннән Мария Машкова белән Надежда Каштанова мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

“Педагог-оештыручы” конкурсы номинациясендә шәһәрдәге беренче урта мәктәптән Ирина Кислова җиңде. Мактау грамотасыннан тыш, аңа шулай ук акчалата сертификат тапшырдылар. Бу номинациядә шулай ук Бураково мәктәбеннән Светлана Силантьева да актив катнашты.

“Кеше тәрбияләргә” конкурсында җиде класс җитәкчесе көч сынашты. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең информатика укытучысы Анна Калинкина бу юлы барысыннан да күбрәк балл җыйды. Призерлар исемлегенә шулай ук Никольск мәктәбеннән Марина Синицина белән Иске Рәҗәптән Рузилә Минсадыйкова керде (икенче һәм өченче урыннар). “Кеше хокуклары” һәм “Патриот” номинацияләрендә беренче мәктәптән Юлия Фролова, Антоновка мәктәбеннән Гөлгенә Гайнуллина җиңеп чыкты.

Конкурста актив катнашулары өчен Өчкүл һәм Антоновка мәктәбе укучылары Надежда Слепнева һәм Гөлшат Сафина мәгариф бүлеге грамоталары белән билгеләп үтелде.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, тәрбия эше буенча урынбасар Елена Солодянкина, методист Маргарита Маркова җиңүчеләргә һәм призерларга җылы котлау сүзләрен кызганмадылар.

Конкурс Ирина Сорокина, Михаил Баландин, Кирилл Моисеев, Анна Головина һәм башка үзешчән артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды.

Алда исә җиңүчеләрне җитди сынау – зона этабына әзерлек көтә. Аларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз!
 Р. Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев