Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Каратист кызларыбыз уңышы

Полянка урта мәктәбе укучылары Полина Власова һәм Мария Баширова каратеның барлык стильләре буенча Базарлы Матакта үткән республика беренчелегендә кумитэ бүлегендә (көрәшләр) көмеш һәм бронза медаль алдылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада Казан, Нурлат, Балтач, Әлки, Лаеш һәм безнең районнан йөзгә якын спортчы катнашты. Ярышны ТР сугышчан сәнгать...

Полянка урта мәктәбе укучылары Полина Власова һәм Мария Баширова каратеның барлык стильләре буенча Базарлы Матакта үткән республика беренчелегендә кумитэ бүлегендә (көрәшләр) көмеш һәм бронза медаль алдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада Казан, Нурлат, Балтач, Әлки, Лаеш һәм безнең районнан йөзгә якын спортчы катнашты.
Ярышны ТР сугышчан сәнгать милли ассоциация Президенты Виктор Кустовский ачып җибәрде.
Егетләр арасыннан ярышларда шәһәр урта мәктәпләреннән Александр Понасенко һәм Олег Титов һәм Өчкүлдән Александр Буканов катнашты. Ләкин алар озынрак буйлы көндәшләренә оттырдылар. Команда тренеры Рәшит Зыятдинов сүзләренә караганда, бу алар өчен яхшы сабак булачак, чөнки үзеңнән озынрак көндәшең белән көрәшү алымнарын күнегүләр вакытында ныклап өйрәнергә кирәк.
Ә менә кызларыбыз сынатмады. Полина Власова 12-13 яшьлекләр арасында 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә, Мария Баширова шул ук яшь төркемендә 45 килограммга кадәр авырлыкта чыгыш ясадылар.
Турнирга баруда яшьләр эше, спорт һәм туризм һәм мәгариф бүлеге ярдәм итте. Апрель урталарында исә яшь спортчыларны Казанда ярышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев