Тавыш бирү нәтиҗәсенә 2027 елда кайсы торак пунктларда мобиль элемтә пәйда булачагы бәйле.
«Дәүләт хезмәтләре» порталында кечкенә торак пунктларны мобиль интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә. Нәтиҗәләргә 2027 елда кайсы авылларда элемтә пәйда булачагы бәйле. Спас районында яшәүчеләр үз торак пунктлары өчен 8 ноябрьгә кадәр тавыш бирә ала.
Исемлектә – районның 23 торак пункты. Хәзерге вакытта иң күп тавыш Балымер авылында (280). Шулай ук исемлектә Вожи (21), Иске Рәҗәп (12), Антоновка (9), Кожаевка һәм Полянка (һәрберсендә 7), Приволжск (6), Әҗмәр һәм «КИМ» совхозының 2нче ферма бистәсе (һәрберсендә 5). Әле бер-ике тавыш кына булган авыллар да бар – Гөлеш, Танкеевка, Урта Йорткүл, Үрнәк. Күп кенә торак пунктларда элемтә инде бар, ләкин әле дә тоташтыруны көтүчеләр кала.
Тавыш бирү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган хисап язмасы кирәк. Авторизация мәҗбүри – монсыз тавыш исәпкә алынмаячак. Шулай ук шәхси кабинетта теркәлү адресы күрсәтелгән булырга тиеш. Мәгълүматлар булмаса, система аларны тутырырга тәкъдим итәчәк. Тавыш бирү бары тик үзегез рәсми теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен генә мөмкин. Туганнарыгыз яки дусларыгыз яшәгән авылны сайларга мөмкин, ләкин ул сезнең төбәктә булган очракта гына.
Тавыш бирү 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавышыгызны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы сылтама буенча бирергә мөмкин. Элемтә инфраструктурасын үстерү һәм ерак һәм җитү кыен торак пунктларда интернетка ирешү мөмкинлеген киңәйтү – «Мәгълүмат икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проектының бурычларыннан берсе. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелгән.
Нет комментариев