Җәмгыять

Татарстанда балалы пенсионерларга пенсиягә өстәмә түләү бирелә

Өстәмә түләү балигъ булмаган балалар һәм 23 яшькә кадәр көндезге бүлек студентлары өчен тиеш.

Татарстанда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче яки 23 яшькә кадәр көндезге бүлек студентлары блган пенсионерлар өстәмә түләү ала ала. Республика буенча Россия Социаль фонды бүлеге өстәмә түләүне эшләүче дә, эшләмәүче дә пенсионерларга билгели. Бала 18 яшькә җитмәгәнче, ул укыймы-юкмы икәненә карамастан, өстәмә түләү хокукы саклана. Балигъ булганнан соң ул көндезге бүлектә укуын дәвам итсә, түләүне уку тәмамланганчыга кадәр, ләкин 23 яшькә кадәр генә алырга мөмкин.

Өстәмә түләү күләме тәэминат ителүчеләр санына бәйле. Бер бала өчен фиксацияләнгән түләүнең өчтән бер өлеше, ике бала өчен – өчтән ике өлеше, өч бала өчен – тулы сумма түләнә. 2026 елда фиксацияләнгән түләү 9 584,69 сум тәшкил итә. Димәк, бер бала өчен өстәмә түләү – 3 194,90 сум, ике бала өчен – 6 389,79 сум, өч бала өчен – 9 584,69 сум. Эшләүче пенсионерлар өчен күләм аларның пенсиясен индексацияләү үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнә.

Әгәр балага инде 18 яшь тулса, өстәмә түләү өчен аның көндезге бүлектә укуын һәм тәэминат ителүен расларга кирәк. Уку чорын күрсәтеп, белем бирү оешмасыннан белешмә, кирәк булса, матди ярдәм турындагы документлар таләп ителә. Әгәр студент укуын туктатса яки башка формага күчсә, арттырылган түләү хокукы яңадан карала.

«2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар өчен өстәмә түләү Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенә керүче мәгълүматлар нигезендә гаризасыз билгеләнергә мөмкин. Моннан тыш, пенсионер «Дәүләт хезмәтләре» порталы, КФҮ яки бүлекнең клиент хезмәте аша яңадан исәпләү өчен мөрәҗәгать итә ала», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев