Эш сәфәре барышында ул кадет мәктәп-интернатын һәм тармак технологияләре техникумын карады.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев Спас районына эш сәфәре белән килде. Ул П.А. Карпов исемендәге кадет мәктәп-интернатын һәм тармак технологияләре техникумын карады. ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадет мәктәбендә Габделганиевка пилотсыз очу аппаратларын эшләү һәм идарә итү буенча махсуслаштырылган сыйныф күрсәтелде — монда кадетлар БПЛА җыю, программалау һәм пилотлауны үзләштерә. Тәрбия буенча советник Ольга Мартынова Алдынгылар Хәрәкәте турында сөйләде, ә укучылар уку йорты исемен йөрткән герой — Павел Алексеевич Карпов тормышы белән таныштырды. Шулай ук кунакка мәктәп тормышы һәм үсеше турында гомуми презентация тәкъдим ителде: уку процессы ничек корыла, хәрби-патриотик тәрбиянең нинди юнәлешләре гамәлгә ашырыла, тәрбияләнүчеләр нинди нәтиҗәләргә ирешә.
Әңгәмәнең аерым темасы булып уку йортының киләчәге торды. Мәктәп директоры Дмитрий Челышев кадет мәктәп-интернатының республикада инде 19 ел эшләвен, соңгы елларда кадет белеменә ихтыяҗның үсүен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә ата-аналар җәмәгатьчелеге интернат, спорт залы һәм шөгыльләнү мәйданчыклары булган аерым бина — комплекс төзү турындагы мәсьәләне күтәрә. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, республика ягыннан ярдәм ватанның булачак сакчыларын әзерләүне яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Кадет мәктәбеннән соң Фәрит Габделганиев тармак технологияләре техникумына юнәлде. Анда аңа ремонттан соң яңартылган бүлмәләр — уку кабинетлары, остаханәләр һәм лабораторияләр күрсәтелде. Техникум җитәкчелеге бинаның ничек үзгәрүе, нинди заманча җиһазлар урнаштырылуы һәм боларның студентларны әзерләү сыйфатына ничек йогынты ясаячагы турында сөйләде.
Нет комментариев