2026 елда республикада 80 яшькә җиткән кешеләр өчен картлык буенча иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше 19 169 сум тәшкил итә.
80 яшьлек юбилейдан соң өлкән яшьтәге татарстанлыларга пенсияне арттыру өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге иминият пенсиясен алучының гаризасыннан башка, мөстәкыйль рәвештә яңадан исәпли.
Яңа сумма юбилейдан соң килгән айда ук түләнә башлый. Аннары пенсия пенсионер өчен билгеләнгән график буенча бирелә. Мондый тәртип өстәмә түләүне артык мәшәкатьләрсез, фондка барып йөрмичә һәм кәгазь документлар тутырмыйча рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.
Пенсияне арттыру картлык буенча иминият пенсиясе алучыларга каралган. Әмма монда мөһим искәрмәләр бар. Беренче төркем инвалидлыгы булган пенсионерларның фиксацияләнгән түләүләре болай да ике тапкыр арттырылган. Шуңа күрә 80 яшькә җиткәч, аларга өстәмә рәвештә тагын бер тапкыр икеләтә арттыру каралмаган. Социаль пенсия, шулай ук туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучыларга да яшь буенча мондый өстәмә түләү билгеләнми.
Фиксацияләнгән түләүнең арттырылган өлешеннән тыш, 80 яшьтән өлкән гражданнарга тәрбия өчен өстәмә түләү дә каралган. Ул да пенсиягә автомат рәвештә кушыла.Татарстанда бу яшь чиген күптән узган кешеләр дә бар: республикада 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән һәм картлык буенча иминият пенсиясен алуларын дәвам иткән 300дән артык кеше яши.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә искәртүләренчә, яшькә бәйле өстәмә түләүләр ведомство карамагындагы мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Пенсионерларга пенсияне яңадан исәпләү өчен документларны үзләренә тапшырырга кирәкми.
Нет комментариев