2026 елгы круиз навигациясен «Кронштадт» теплоходы тәмамлады.
Узган атнада Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында елга круиз сезоны тәмамланды. Быел соңгы булып «Кронштадт» теплоходы килде. Туристлар өчен бай экскурсия программасы үткәрелде: кунаклар музей-тыюлыкның төп объектларын карады һәм Татарстанның төп архитектура мәрҗәннәренең берсе – Ак мәчетне күрде.
Сәяхәтчеләр бу якларның матур табигатенә һәм гидларның осталыгына сокланды, аларның туган як тарихы турындагы сөйләүләре беркемне дә битараф калдырмады.
Барлыгы сезон дәвамында ачык һава астындагы музей 150 теплоход кабул итте. Кунаклар Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Екатеринбург, Казан, Ростов-на-Дону һәм башка шәһәрләрдән килде. Туристик причалда сәяхәтчеләрне традицион рәвештә музыкаль сәламләү каршы алды.
«Без Болгарга беренче тапкыр килдек һәм шулкадәр матур булачагын көтмәдек. Ак мәчет әйтеп бетергесез гүзәл. Ә гидларның сөйләүләре аерым бер ямь өстәде. Биредә үз тарихларын яратулары һәм аның турында башкаларга да сөйли белүләре сизелә. Без күп тәэсирләр белән китәбез һәм киләсе ел тагын да килергә өметләнәбез», – дип уртаклашты туристларның берсе.
Нет комментариев