Иминиятләүчене алыштыру турындагы гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Татарстанда яшәүчеләр үзләренең пенсия тупламаларын Россия Социаль фондына яки дәүләткә карамаган пенсия фондларының берсенә тапшыра ала. Башка фондка күчү өчен «Дәүләт хезмәтләре» аша яки республика буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк. Дәүләткә карамаган фондны сайлаган очракта, башта мәҗбүри пенсия иминияте турында килешү төзергә кирәк.
Пенсия тупламалары гражданнарның берничә категориясендә бар. Бу – эш бирүчеләр 2002–2004 елларда туплама пенсиясенә взнослар түләгән 1953–1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызлар. Шулай ук 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк, алар өчен взнослар 2002–2013 елларда күчерелгән эшләүче гражданнар. Моннан тыш, тупламалар ирекле взнослар түләгәннәрдә яки туплама пенсиясенә ана капиталын юнәлткәннәрдә дә бар. Акчалар счетларда саклана һәм инвестицияләнүен дәвам итә.
Иминиятләүчене ике ысул белән алыштырырга мөмкин. Күчү турындагы гаризадан соң акчалар биш елдан соң күчерелә — мәсәлән, 2026 елда гариза бирелгән очракта, бу 2031 елда эшләнәчәк. Вакытыннан алда күчү акчаларны инде киләсе елда ук күчерә, ләкин узган еллар өчен инвестицион керемнең бер өлешен югалту куркынычы бар.
«Мөмкин булган финанс нәтиҗәләрен исәпкә алып карар кабул итү өчен, гариза бирү алдыннан гамәлдәге иминиятләүчедән тупламаларны формалаштыруның чираттагы биш еллык чоры кайчан тәмамлануын тикшерергә кирәк. Вакытыннан алда күчүне рәсмиләштергәндә гражданга мәгълүмат бирелә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Нет комментариев