Үзәк китапханә каршындагы һәйкәл янына мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар һәм район җитәкчелеге җыелды.
Болгарда Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланган традицион митинг узды. Үзәк модель китапханәсе каршындагы һәйкәл янына мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар, район җитәкчелеге, хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Алар тарихның иң катлаулы чорында гаепсезгә һәлак булган кешеләрнең рухына хөрмәт күрсәтте.

Гаепсезгә гаеплеләр
Чараны алып баручылар якташларыбызның язмышлары турында сөйләде. Полянка авылыннан Андрей Сергеевич кулга алынган вакытта 47 яшьлек урта хәлле крестьян һәм тегүче булган. Ул үзенең тырыш хезмәте белән көн күргән, гаиләсен дә тәэмин иткән. Аны Совет хакимиятенә каршы агитация алып баруда һәм дәүләткә каршы юнәлтелгән оештыру эшчәнлегендә гаепләгәннәр. 1937 елның 29 октябрендә ТАССР НКВД өчлеге аны иң югары җәзага – атып үтерүгә хөкем иткән, мөлкәтен конфискацияләү турында карар чыгарган.
Константин Васильевич Абрамов 58нче маддәнең 7нче пункты буенча – дәүләт сәнәгатенә зыян китерүдә һәм элеккеге милекчеләр мәнфәгатьләрендә эш итүдә гаепләнеп хөкем ителгән. 1931 елның 14 февралендә аңа ирегеннән мәхрүм итеп, ике елга төрмәгә ябылу җәзасы билгеләгәннәр.
Көек авылыннан Гарифулла Акашев, хуҗалыгын төзек һәм уңышлы алып барган крестьян, өч ел концлагерьда утыруга, хокукларын чикләүгә һәм кулак дип танылып, мөлкәтеннән мәхрүм ителүгә дучар булган.
1937 елның июлендә Мария Вертынскаяның улы Александр Аросев кулга алынган. Аны «халык дошманы» һәм контрреволюцион террорчыл оешмада катнашучы дип игълан иткәннәр. 1938 елның 10 февралендә ул атып үтерелгән. Казанда бервакыт Аросевлар йортында яшәгән яшьлек дусты Вячеслав Молотов та аны коткара алмаган. Аның икенче хатыны, милләте буенча чех булган Гертруда Фройнд та атып үтерелгән. Александр Аросев 1956 елда гына акланган.
Онытырга хакыбыз юк
Ул елларда сәяси сәбәпләр белән Спас төрмәсендә генә дә 240 кеше атып үтерелгән. Соңрак аларның барысы да акланган. Бүгенге көндә районда сугыш елларында гаиләләре репрессияләргә дучар булган җиде кеше яши.
– Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне – илебез тарихындагы фаҗигале сәхифәләрне искә төшерү. Сәяси террор төрле милләт, яшь һәм һөнәр вәкилләренә кагылды. 30 октябрь – миллионлаган язмышларның челпәрәмә килүен, судсыз һәм тикшерүсез атып үтерелгәннәрне, озак еллар лагерьларда газап чиккәннәрне, «халык дошманы» дигән тамга астында үскән берничә буынны искә алу көне, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Шеронов.
Ул шушы фаҗигаләргә карамастан, халыкның рух ныклыгын, иманын саклап калуын, Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы авыр чорда бирешмәвен билгеләп үтте. Ул елларның фаҗигале вакыйгалары безнең якташларыбызны да читләтеп узмаган. Шулай да, нинди генә сынауларга дучар булсак та, гаделлеккә ышанычыбызны һәм патриотлык хисен саклап кала алганбыз.
– Бу – барлык чорлар өчен дә кисәтү, кеше гомеренең кыйммәтеннән өстен торырлык сәяси максатлар булмавы турында җитди искәртү. Ватандашларга карата террорны бернинди изге ниятләр белән дә аклап булмый. Илебез тарихындагы коточкыч вакыйгаларның беркайчан да кабатланмавы өчен барысын да эшләү – безнең уртак бурычыбыз, – дип ассызыклады Михаил Владимирович.
Чара ахырында ул район халкына тынычлык, иминлек, үзара аңлашу һәм татулык, нык сәламәтлек, рух ныклыгы теләде. Митингта катнашучылар сәяси репрессияләр корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды һәм аларның истәлеген бер минут тынлык белән искә алды.
Нет комментариев