Концерт Халык бердәмлеге көненә багышланган иде.
Болгарда зур дәүләт бәйрәмен – Халык бердәмлеге көнен Спас районы территориясендә яшәүче халыклар иҗатының традицион этник фестивале белән билгеләп үттеләр. Бәйрәм район Мәдәният йорты сәхнәсендә узды, бөтен районнан артистларны һәм иҗат коллективларын җыйды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Антоновкадан рус җыры халык хоры «Бездненские зори» һәм «Веснушки» балалар фольклор ансамбле, Никольскидан «Сударыня» һәм «Рождённые в СССР» вокаль ансамбльләре, «Весёлая компания» вокаль ансамбле, «Все свои» төркеме, Болгардан «Движение» хореография коллективы, Иж-Борискино авылыннан «Мерчен» чуаш бию коллективы, Куралово авылыннан «Лебёдушка» ветераннар халык хоры, Урта Йорткүл авылыннан «Умырзая» вокаль ансамбле, «Берегиня» вокаль ансамбле, Виктор Савинов, Юрий Ерёмин, Ольга Соловьёва, Мария Максимова, Варвара Лисюк, Анна һәм Юлия Головиналар һәм тагын бик күпләр тамашачыларны үз иҗатлары белән сөендерде.
Болгарда яшәүчеләрне һәм кунакларны сәхнәдән Спас районы башлыгы Роман Исланов сәламләде, ул барысын да бәйрәм белән котлап, бердәмлек, тынычлык һәм татулык теләде.
Җылы теләкләрен тамашачыларга сәхнәдән Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие – Йолдызлык» талантлы балалар һәм яшьләрне хуплау буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов та җиткерде.
Мәдәнният йорты фойесында бу кичтә Спас районында яшәүче халыкларның милли ризыклары күргәзмәсе оештырылган иде: бәйрәмгә килгән кунаклар бәлешләр, чәк-чәк һәм оста ханымнарның башка аш-сулары белән сыйлана алды. Теләүчеләр барысы да махсус тематик фотозонада истәлекле фото ясады.
Нет комментариев