Спас районында коры үлән яну очраклары теркәлде
Вакыйгалар

Спас районында коры үлән яну очраклары теркәлде

Ут белән саксыз эш итү аркасында районда берничә янгын чыкты.

Екатериновкада яшәүче берәүнең хуҗалыгында чыккан янгынга тәмәке тарту сәбәпче булган. Сүндерми ташлаган төпчек аркасында коры үлән пыскый башлый, аннары ялкын телләре печән төргәкләренә күчә. Янгын сүндерү бригадасының тырышлыгы белән йорт һәм ишек алды корылмаларын уттан саклап калалар.

Тукай авылы янындагы чүп-чар полигоны тәүлектән артык пыскып ята, ә шәһәрнең Хирург Шеронов урамында билгесез кешеләр каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерга ут төртәләр.

Моннан тыш, шушы көннәрдә янгын сүндерүчеләргә Ямбакты, Өчкүл, Бугровка һәм техникумның өйрәтү хуҗалыгы тирәсендә кабынып киткән коры үләнне сүндеререгә туры килгән. 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


янгын Спас районы коры үлән

Нет комментариев