Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Осталыгы турында сөйли

Бала чакта безнең кайсыбыз гына укытучы булырга теләми икән? Ләкин бик күпләр өчен ул хыялда гына кала. Ә менә 2нче шәһәр мәктәбенең математика укытучысы Елена Елизарова теләп сайлаган эшенә тугры булды.

Людмила Борюшкина,
мәктәп директоры.
1976 елда Өчкүл урта мәктәбен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Елена Тәтеш педагогия училищесының башлангыч класслар бүлегенә укырга керә. Бик яхшыга тәмамлаган кызны имтиханнарсыз кабул итәләр. Ул зур теләк белән, монда да яхшы билгеләренә генә укый. Алган белемнәре соңыннан эшли башлагач, аңа нык ярдәм итә.
Педагогия училищесын да ул бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Белемен дәвам итү теләге белән Елена Викторовна Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына, математика бүлегенә укырга керә. Училищены бишле билгесенә генә тәмамлаганлыктан, ул институтка бер генә имтхан тапшырырга тиеш була. Ул аны бишлегә тапшыра.
Биредә уку еллары сизелми дә үтә. Дипломлы укытучыны үз районына, туган мәктәбенә эшкә билгелиләр. Бераз эшләгәч, яшь укытучыны ВЛКСМ район комитетына, укучы яшьләр белән эшләү буенча секретарь итеп алалар. Биредә эшләү еллары аңа күп нәрсә бирә, кешеләр арасында эшләү тәҗрибәсен арттыра. Шулай да аңа мәктәп, балалар белән эшләү якынрак була. 1987 елда ул 2нче шәһәр мәктәбенә эшкә күчә. Башта класстан һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыручы булса, аннары математикадан укыта башлый. Хәзергә кадәр Елена Викторовна шушы коллективта эшли. Укучылар да, хезмәттәшләре дә тәҗрибәле укытучыны хөрмәт итәләр.
Хәзерге вакытта ул беренче квалификация категорияле укытучы. Аның өчен иң мөһиме - көчле укучыларга да, уртача баручыларга да тигез карау. Чыгарылыш имтиханнарында укучыларның тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтүе - укытучының югары методик осталыгы турында сөйли.
Елена Викторовна җәйге ял вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч үткәрергә тырыша. Аның бакчасында җәй буе яраткан чәчәкләре күз явын алырдай гөрләп утыра. Яшелчәләр җиләк-җимешләр мул уңыш бирә.
Тиздән уку елы башлана. Елена Викторовна үзен мәктәптән, яраткан укучыларыннан башка күз алдына да китерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев