Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Николай Петрушин егерме елдан артык Кузнечихада участок инспекторы булып эшләгән.

«Участковый, беренче чиратта, хокук бозуларны булдырмый калырга, кылынган җинаятьләрне ачага тиеш. Шуңа күрә вакыйга урынына беренче булып барырга кирәк. Шаһитларны сораштырырга, протокол төзәргә. Җинаятьләр көн белән төнне аермый, тәүлекнең теләсә  кайсы вакытында булырга мөмкин», - дип сөйли бу хакта Николай Иванович. 

Элеккеге участковый әйтүенчә, авыл халкы күбесенчә гаилә низагларына чакыра яки вак-төяк шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Кемгәдер ярдәм итәргә, кем беләндер җайлап сөйләшергә, кемнедер татулаштырырга, ә кемнедер әрләргә дә кирәк.

Авыл халкының тормышын, кешеләрне нинди проблемалар борчуын ул якыннан белә. Эш нәтиҗәле булсын өчен, халыктан аерылмаска кирәк. Озак еллар эшләү дәверендә Николай Иванович моңа күп тапкырлар инанган.

Тырыш хезмәте өчен алынган бүләкләре дә шактый. ТР атказанган милиция хезмәткәре дигән мактаулы исеме бар, намуслы хезмәте өчен подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Шулай ук нәтиҗәле хезмәте өчен I, II, III дәрәҗә медальләр, күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев