Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Полянка мәктәбен сыерчык оялары бизәде

Полянка урта мәктәбендә Кошлар көненә багышланган бәйрәм узды.

Аны табигый ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының “Спас” заказнигы белгечләре белән мәктәп укытучысы Ольга Кузнецова оештырып үткәрде. Тыюлык белгечләре балаларга кошлар китерә торган файда, аларның ничек яшәүләре турында сөйләделәр һәм тирә-як мохитка сакчыл карарга кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Укучыларга шушы темага багышланган фильмнар күрсәтелде.
Балалар шигырьләр укыдылар, тамашачылар алдында “Кошларны саклагыз” күренешен сәхнәләштерделәр. Канатлы дуслар турында белемнәрен күрсәткән уен да бик җанлы үтте.
Аннары “Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсына йомгак ясалды. Кошлар өчен иң әйбәт сыену урыннарын Дарина Сабирҗанова, Андрей Власов, Анна Евдокимова ясаган булып чыкты. Икенче урынны Надежда Дехконова, Иван Борисов, Степан Борисов бүлештеләр, өченче урынга Даниил Кузьмин, Анастасия Изотова, Степан Мошков чыкты. Барлык призерларга табигый ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Конкурсантларны әзерләве һәм бәйрәмне оештырып үткзрүе өчен Мактау кәгазе шулай ук укытучы Ольга Кузнецовага да тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык сыерчык ояларын мәктәп бакчасына элеп куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев