Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лагерьларда ял итәләр

"Болгар Туган тел" төбәкара палатка лагерында икенче смена тәмамланып килә.

Лагерьда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең унбер төбәгеннән килгән 500дән артык сәләтле бала ял итә. Безнең районнан да 40тан артык бала бар. Ял итүчеләр өчен режиссерлар, журналистлар һәм язучылар катнашында мастер-класслар үткәрелде, балалар татар теле буенча алган белемнәрен ныгыттылар. Әлбәттә инде, балалар күңел ачу программаларында да теләп катнаштылар. Ә менә "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү лагерында чираттагы смена ачылды.
Биредә өч атна дәвамында йөздән артык укучы спорт белән шөгыльләнәчәк, конкурс, уен һәм викториналарда катнашачак. Программалар мавыктыргыч итеп төзелгән, балалар рәхәтләнеп ял итәчәкләр.
Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/2729807.htm
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев