Күргәзмә рәссамнар эше белән таныштыра
Болгар Цивилизациясе музее мәйданчыгында “Остаз һәм шәкерт” дип аталган күргәзмә ачылды.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиев җитәкчелегендәге сәнгать студиясе эшчәнлеген яктырткан картиналар урын алган. Талантлы рәссам һәм остазның иҗаты республикада гына түгел, хәтта аннан читтә яшәүчеләргә дә яхшы таныш.
Күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге турында әйтергә кирәк. Бу юлы рәссам үзенең шәкертләре эшләрен дә алып килгән. Тәҗрибә рәвешендә ясалган картиналардан якты нур бөркелә, алар белән танышканнан соң күңелдә илаһи уйлар туа. Рәссам Ләйсән Исламгәрәева Болгардагы балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрде.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев