Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көмеш бизәнү әйберләре табылды

Болгардагы дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында казу эшләре алып баручы Мәскәү археологлары хәзинә таптылар.

Хатын-кызларның көмеш бизәнү әйберләренең бүгенге көнгә кадәр яхшы саклануына ис китәрлек. Танылган кешеләр күмелгән урыннан табылган бу әйберләрнең барысы да ХIV гасырга карый.
Казанның Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм Россия Фәннәр академиясенең археология институтының уртак археология экспедициясендә катнашучылар өчен моны зур уңыш дияргә мөмкин. Белгечләр бүген бизәнү әйберләрен чистарту белән мәшгуль. Беркадәр тикшереп өйрәнгәннән соң, аларның барысы да БГИАМЗ фондына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар БГИАМЗ