Җәмгыять

Татарстанда өлкәннәрне караган чорны хезмәт стажына кертү тәртибе үзгәрә

Гаризаны алдан бирергә кирәк булачак, ә элекке чорларны 2027 ел ахырына кадәр рәсмиләштерергә туры киләчәк.

Татарстанда өлкәннәрне караган чорны хезмәт стажына кертү тәртибе үзгәрә2027 елдан Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны караучылар өчен хезмәт стажын раслауның яңа тәртибе гамәлгә керә. Пенсия билгеләгәндә исәпкә алына торган мондый чорларны рәсмиләштерү тәртибен Социаль фонд үзгәртә.

Хәзерге вакытта тәртип башкача: кеше башта өлкән кешене яки инвалидны карый, ә гаризаны карау чоры тәмамланганнан соң бирә. Яңа елдан документларны алдан — карау башланганчы ук рәсмиләштерергә кирәк булачак. Әгәр карау дәвам итсә, гаризаны һәр 12 ай саен яңартып торырга туры киләчәк.

Элекке чорларга карата да ачык срок билгеләнгән. 2027 елга кадәр булган барлык карау чорларын 2027 елның 31 декабренә кадәр Социаль фондта рәсмиләштереп өлгерергә кирәк. Бу чордан соң аларны иминият стажына кертү мөмкин булмаячак. Каралучы кешенең ризалыгына карата таләпләр дә үзгәрә. Элегрәк ул бары тик караучы белән тәрбияләнүче кеше аерым яшәгән очракта гына кирәк иде. Хәзер исә ризалыкны һәр очракта да расларга туры киләчәк.

Гаризаны һәм карала торган кешенең ризалыгын ике юл белән тапшырырга мөмкин булачак: Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша. Хезмәт стажын исәпләү өчен төп шарт үзгәрешсез кала: караучы кешенең карау башланганчы яки ул тәмамланганнан соң ук ким дигәндә бер көн рәсми эшләгән булуы кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, карау белән шул чорда рәсми кереме булмаган теләсә кайсы эшкә сәләтле кеше шөгыльләнә ала. Иң мөһиме — хезмәт стажына кагылышлы шартны үтәү.

Фонд белгечләре шәхси счетны алдан тикшерергә һәм документларны рәсмиләштерү тәртибенә бәйле сорауларны Социаль фондның җирле идарәләрендә ачыкларга киңәш итә.


Нет комментариев