Хәрби операциядә катнашучыларга юл чыгымнары каплана һәм 23 көнгә кадәр дәвалау бирелә
2026 ел башыннан Татарстаннан 470тән артык махсус хәрби операция ветераны Россия Социаль фондының реабилитация үзәкләреннән файдаланды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар торгызуны бушлай уза ала. Республика буенча СФР Бүлеге дәвалау урынына һәм кире кайту юлы чыгымнарын тулысынча үз өстенә ала.
Санаторий-курорт дәвалавының дәвамлылыгы 21 көнгә, медицина реабилитациясе – 23 көнгә җитә. Бу хезмәтләргә хокук медицина күрсәтмәләре булган хәрби хезмәткәрләр арасыннан сугышчан хәрәкәтләр ветераннарында, шулай ук махсус хәрби операция чорында бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм итү турында контракт төзегәннәрдә бар.
Санаторий-курорт юлламасын елга бер тапкыр алырга мөмкин, медицина реабилитациясен – табиблар комиссиясе карары буенча. Реабилитация авыр авырулардан, җәрәхәтләрдән яки операцияләрдән соң организм функцияләрен торгызырга ярдәм итә. Һәр пациент өчен табиблар халәтен һәм югалтылган функцияләрен исәпкә алган программа сайлый.
Россия Соцфонды карамагында биш федераль округта 12 реабилитация үзәге бар. Алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм табигый һәм физик факторларны кулланучы алымнар тәкъдим итә. Ярдәм терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре, сулыш органнары һәм периферик нерв системасы зыяннары белән бәйле авырулар буенча күрсәтелә.
Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Татарстан буенча СФР Бүлегенең клиент хезмәтләре яки КФҮ аша бирергә мөмкин. Аңа медицина документларын кушып бирергә кирәк: реабилитация өчен 057/у формасындагы юлланма яки санаторий-курорт дәвалавы өчен 070/у формасындагы белешмә. Татарстан Республикасы буенча СФР Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, гариза бирелгәннән соң фонд хезмәткәре уңайлы датаны килештерә һәм дәвалау профиле буенча үзәк сайлый. Керүгә ике атна кала махсус хәрби операциядә катнашучыга санаторий-курорт картасын әзерләү өчен яшәү урыны буенча терапевтка яңадан мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев