Спас районы башлыгы сайлауларда тавыш бирде
Җәмгыять

Спас районы башлыгы сайлауларда тавыш бирде

Роман Исланов районда яшәүчеләрне үзләренең сайлау хокукыннан файдаланырга өндәде.

Спас районы башлыгы Роман Исланов ТР Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Мөхәммәтов белән Болгардагы № 2543 сайлау участогында тавыш бирде.

Спас районы башлыгы сайлауларда тавыш бирдеРоман Леонидович сайлауларда катнашу – район һәм республика киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеге икәнен билгеләп үтте.

– Хөрмәтле Спас районы халкы! Сезне үз сайлау участокларыгызга килергә һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашырга чакырабыз. Сезнең тавышыгыз безнең уртак киләчәгебез өчен мөһим, – дип мөрәҗәгать итте якташларына Роман Исланов.

Моннан тыш, Камил Нугаев тормыш иптәше белән тавыш бирү участогында ук гриппка каршы прививка ясатты. Вакцинация тавыш бирү көннәрендә Район мәдәният йортында оештырылган.
 


Нет комментариев