Ел башыннан республика буенча СФР бүлеге «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша пенсия хокуклары турында якынча 60 мең хәбәрнамә җибәргән.
2026 ел башыннан Татарстанның якынча 60 мең кешесе булачак пенсияләренең ничек формалашуы турында мәгълүмат алган. Хәбәрнамәләр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша килә: ир-атларга – 45 яшьтән, хатын-кызларга 40 яшьтән башлап, аннары һәр өч ел саен җибәрелә.
Хәбәрнамәдә күпме ел иминият стажы туплануы һәм ничә пенсия коэффициенты җыелуы күрсәтелә. Шулай ук якынча иминият пенсиясе күләме дә китерелә. Ул агымдагы елда гамәлдә булган пенсия коэффициенты бәясе һәм билгеләнгән түләү нигезендә исәпләнгән. Пенсия тупланмаларын формалаштырып өлгергән кешеләрнең бу турыдагы мәгълүматлары да документта чагылыш таба.
Мондый хәбәрнамәнең әһәмияте булачак пенсиянең якынча күләмен алдан белү белән генә чикләнми. Ул шәхси счеттагы мәгълүматларны тикшерергә дә ярдәм итә. Әгәр анда эшләгән чорлар яки башка мәгълүматлар күрсәтелмәгән булса яисә хаталар булса, аларны пенсиягә чыгар вакытны көтмичә, хәзер үк төзәтергә мөмкин.
«Пенсия хокукларының формалашуы турында алдан хәбәр итү кешегә бу процессны даими контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Эш стажын һәм пенсия коэффициентларын тикшерү өчен пенсия билгеләнгән вакытны көтәргә кирәкми. Мәгълүматларда төгәлсезлекләр булса, аларны алдан ук бетерергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шәхси счеттагы мәгълүматларны төзәтү турында гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә (МФЦ) бирергә мөмкин. Эшләгән аерым чорларны расларга кирәк булса, хезмәт кенәгәсе яки хезмәт килешүе кебек документлар таләп ителә.
Нет комментариев