Җәмгыять

Татарстанда 4 меңнән артык кеше яңа һөнәр үзләштергән

Программада катнашучылар ихтыяҗ зур булган белгечлекне үзләштерә яки квалификациясен күтәрә ала. 2026 елда республикада 6,2 меңнән артык кешенең яңадан һөнәри белем алуы көтелә.

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында бушлай һөнәри укыту дәвам итә. Программа республика халкына яңа һөнәр үзләштерергә, профессиональ күнекмәләрен камилләштерергә һәм эшкә урнашу мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә.Новую профессию бесплатно освоили более 4 тысяч жителей Татарстана

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә укуларга 5 961 кеше керешкән. 4 281 кеше һөнәри квалификация алганын раслаучы таныклыклар һәм башка документлар алган.

Быел республикада 6 284 кешенең укудан узуы планлаштырыла. Курсларның дәвамлылыгы сайланган юнәлешкә бәйле: 16 уку сәгатеннән алып алты айга кадәр. Дәресләр көндезге форматта, шулай ук дистанцион технологияләр кулланып үткәрелә.

Хәзер теләүчеләргә 12 белем бирү программасы тәкъдим ителә. Алар арасында экскурсовод, химик анализ лаборанты, бульдозер машинисты һәм программалы идарә итү станоклары операторы һөнәрләрен үзләштерү мөмкинлеге бар. Шулай ук ясалма интеллект системалары белән эшләргә, промпт-инжинирингны өйрәнергә яки стандартлаштыру өлкәсендә белем алырга мөмкин.

Бушлай яңадан укыту мөмкинлегеннән гражданнарның төрле категорияләре файдалана ала. Алар арасында эшсезләр, пенсия алды яшендәге кешеләр, 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларын тәрбияләүче эшләмәүче ата-аналар, инвалидлыгы булган кешеләр, Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаилә әгъзалары бар.

Укыту «Кадрлар» илкүләм проектына керүче «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында оештырыла. Программа яңа белемнәр алырга, башка белгечлек буенча эшләргә әзерләнергә һәм моның өчен укытуга акча сарыф итмәскә мөмкинлек бирә.


Нет комментариев