Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чын күңел бирсәң эшкә...

Узган язда Ржавецтагы Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары 17 апрельдә туфрак тырмалауга керешкән булса, быел исә басулардагы калын кар катламының алай тиз генә эреп бетәсе килми. Димәк, кояшлы, җылы көннәр җитәсен, җирнең "юрганнан" ачыласын көтәргә туры киләчәк.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Хуҗалыкта техниканың күпчелек өлеше көздән үк ремонтланган булса да, механизаторлар бу көннәрдә вакытны бушка уздырмыйлар. Без килгәндә авыл хуҗалыгы машиналарын тезеп кую һәм соңыннан тулысынча агрегатлаштыру өчен мәйданчыкны кардан чистарталар иде.
- Кул кушырып утыра торган чак түгел, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Борчырлык проблемалар булмаса да, хәрәкәтләнергә кирәк. Механизаторлар нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре дә белә, коллективыбыз ышанычлы, булдыклы егетләрдән генә тора...
Сергей Николаевич Алексей Шмагин, Александр Пигалев, Ринат Галәветдинов кебек үрнәк булырлык тәҗрибәле механизаторлардан бик канәгать. Өч һәм ике чәчкечле СЗП агрегатларын, каток һәм таккычларны егетләр эшкә җентекләп әзерләп куйган. Тракторга тагып ашлама сиптерә торган НРУ җайланмалары да төзек. Бер рәткә тигез итеп тезеп куелган куәтле К-700, чылбырлы ДТ-75, көпчәкле МТЗ-80 һәм МТЗ-1221 тракторлары, ЗИЛ-130 һәм ГАЗ-53 автомашиналары, башка техника йөз процент әзерлек дәрәҗәсендә. Шунысын да әйтергә кирәк, хуҗалыкта язын һәм урак чорында кадрларга кытлык сизелми. Гомумән, бу проблеманың борчыганы юк. Ни өчен дигәндә, биредә хезмәт кешесенең кадерен беләләр, мораль һәм материаль яктан кызыксындыру җаен табарга тырышалар. Бүгенге заманда моның нинди әһәмияткә ия булуын аңлатып торуның кирәге юк.
Игенчеләр 300 гектар мәйдан биләгән көзге культураларның кышны әйбәт чыгуына да бик шат. Димәк, һава торышы уңай килгән очракта, быел да мул уңышка өметләнергә нигез бар. Узган ел, мәсәлән, хуҗалыкта һәр гектардан уртача 25 центнердан артык бөртек җыеп алынган. Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалык җитәкчесе басуларда үстерелгән уңышның бер өлешен сатудан алган табыш исәбенә тотылган чыгымнарны тулысынча каплаган. Быел да хуҗалык игенчеләренең планнары зурдан.
Киләсе уңышка ышанычлы нигез салу өчен Сергей Юрков хуҗалыгында бөтен мөмкинлекләр бар. Сыйфатлы чәчүлек материалы әзерләп куелган, минераль ашлама кайтарганнар. Бер гектарга 100 килограмм исәбеннән җир "сые" кулланылачак. Хуҗалык ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән. Язгы чәчүне оештыру белән бәйле башка мәсьәләләр дә хәл ителгән. Гомумән, биредә үз көчләренә һәм тырышлыкларына таянып эш итәргә күнеккәннәр. Зур процентларга ссуда яки кредит алмыйча да булдыралар. Тәҗрибә, эшкә чын күңелдән бирелгәнлек ярдәм итә аларга.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев