Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бездә кунакта – Евгений Медведев!

Күренекле хоккейчы, күптән түгел генә Россия җыелма командасы составында ике тапкыр дөнья чемпионы булган һәм Казанның "Ак барс" командасындагы иптәшләре белән профессиональ Россия хоккееның иң дәрәҗәле призы - Гагарин кубогын откан Евгений Медведев, безнең шәһәрдә булып, "Олимп" спорт комплексында үзенең җанатарлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук район башлыгы Камил Нугаев...

Олег Пахомов
Медведевның спорттагы юлы бар булган тырышлык, үҗәтлек, сабырлыкны эшкә җиккәндә, югары үрләргә ирешеп булырга мөмкин икәнлегенә үрнәк булып тора.
Ул 1982 елда Челябинск шәһәрендә, спортчы гаиләсендә туган. Балачактан ук футбол уйнарга хыялланса да, хоккей уены белән мавыгып китеп, футбол кыры урынына шугалакны сайлаган. Әти-әниләре дә улларының яңа мавыгуына каршы булмыйча, чын күңелдән аның югары үрләргә ирешәчәгенә ышаналар.
Спорт карьерасы туган шәһәренең "Мечел" клубында башланып киткән. Беренче тапкыр 2002 елда бозга чыккан. Уенның авырлыклары егетне туктата алмаган һәм үз-үзенә таләпчәнлеге аркасында, беренче тренеры Евгений Зиновьевның ярдәме белән ул үзенең осталыгын һәр уен саен арттыра барган. Инде бер елдан ук илебезнең иң көчле клубларының берсе - Магнитогорск "Металлург"ының төп составына керә алган.
Уңышка ирешү өчен шактый тәҗрибә тупларга кирәк. Бүгенге көндә Евгений Медведев - илебездә иң яхшы сакчыларның берсе, ул Казанның "Ак барс" клубы өчен чыгыш ясый. Төп составка ул 2008 елда ук кергән. Спорт рейтингы торган саен күтәрелә бара.
Җанатарларга, ә алар арасында яшь спортчылар да күп иде, Евгений шул турыда сөйләде. Ул үзе һәм үзенең иптәшләре, Минскидагы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының җиңүе, үзенең НХЛга китү перспективалары, безнең континенталь хоккей лигасының өстенлекләре, команданың уңышында тренер уйнаган роль турында сорауларга теләп җавап бирде.
Спортчы үз иленең чын гражданины һәм патриоты булганда, күңелендә туган иле белән горурлык хисе яшәгән очракта, иптәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торганда гына югары уңышларга ирешә ала, дип аерым билгеләп үтте Евгений. Очрашуда катнашучыларга да максатчан, эш сөючән чын спортчы булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев