Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр бала үзенчә талантлы

"Татарстан балалары Бөек Болгар җирендә" республика музыка марафонында катнашучылар быел безнең шәһәргә тугызынчы тапкыр килделәр. Быел бу тамаша беренче тапкыр Болгар музей-заповеднигы территориясендә яңа гына ачылган фестиваль-вакыйгалар комплексында үтте.

Марина Зайцева.
"НЖ".
Марафонның төп максаты - балалар иҗатын үстерү, сәләтле яшьләрне табу һәм аларга ярдәм итү, хәзерге заман сәнгатендә яңа тенденцияләр һәм юнәлешләр белән танышу. Чарада катнашкан югары кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, марафонның идея авторы һәм сәнгать җитәкчесе, ТРның халык артисты Люция Исмәгыйлова, Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" Иҗат мәктәбе генераль директоры Александр Петросян бу турыда берничә тапкыр кабатлап үттеләр.
Бу бәйрәмгә килгән һәр коллективның һәм башкаручының бай иҗади тарихы бар. Аларның күбесе төрле республика һәм халыкара конкурслар лауреатлары. И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжының "Вдохновение" (җитәкчесе Люция Исмәгыйлова) ансамбле республикада үткәрелгән барлык бәйрәм чараларында даими катнаша. Тамашачыларда алар башкаруындагы "Җилләр музыкасы" композициясе онытылмас тәэсир калдырды, аның авторы Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Елена Анисимова. Алар моны беренче тапкыр башкардылар һәм ул зур уңыш белән үтте.
Консерваториянең аккордеонист кызлар чыгышы, 13нче балалар музыка мәктәбенең тынлы оркестры, 30нчы мәктәпнең катнаш кыллы уен кораллары ансамбле, Павел һәм Петр Чередниченко (гобой һәм кларнет), Юрий һәм Игорь Семикиннар (скрипка һәм фортепьяно), Казаннан Дмитрий Клемин (аккордеон), Баулыдан Ильяс Гәрәев (балалайка), Мәскәүдән Каролина Ершова (саксофон), Кытайдан Базарбай Мулати (домра) чыгышларын да көчле алкышларга күмделәр.
Концерт программасының яртысыннан артыгы тамашалы бию номерларыннан торды. Балык Бистәсеннән килгән "Рапсодия" бию коллективы "Истоки", "Балыкчылар Балык Бистәсендә" биюләрен күрсәтте. Бу артистларны бәйрәмнең иң дәрәҗәле кунаклары дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Алар эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион фестиваленең I һәм II дәрәҗәдәге, эстрада сәнгатенең "Талантлар дуслыгы" халыкара конкурс лауреатлары, балалар һәм яшьләр иҗатының "Алтын көз" Бөтенроссия фестивалендә гран-прига, башка бүләкләргә ия.
Казан хореография училищесыннан ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Закамская шәкертләре дә үзләрен чын осталар итеп күрсәттеләр. Алар Мексика һәм Испания биюләрен, "Шүрәле" балетыннан бер күренешне күрсәттеләр. Балалар сәнгать мәктәбенең "Булгарочка" хореография коллективы, шулай ук "Веселушки" ансамбле (Балтач), "Печки-лавочки" рус җыры коллективы (Казан шәһәре), "Voilok-fashion" костюмнар студиясе (Кукмара шәһәре), Казан театр училищесы төркеме чыгышын да тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Россиянең танылган кино һәм театр артисты Константин Хабенскийның Казанда эшләп килгән иҗади үсеш студиясенә йөргән балалар башкаруындагы "Җәнлекләр карнавалы" (Сен-Санс номеры) аеруча кызыклы килеп чыкты.
Иң нәни артист - Казан шәһәреннән биш яшьлек Самирә Хөсәенова "Буги-Вуги" һәм "Бедный ежик" җырларын башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Кечкенә булуына карамастан, ул инде эстрада җырының "Уңышка юл" халыкара конкурс-фестивалендә лауреат булырга өлгергән, "Татарстанның нәни принцессалары - 2013" IV республика гүзәллек һәм талантлар фестивалендә гран-при алган.
Никита Точилкин (Казан шәһәре), И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжының катнаш хоры, "Нота Бэна" эстрада ансамбле (Яшел Үзән шәһәре) дә вокаль номерлар белән чыгыш ясадылар.
Болгар Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Надежда Беляеваның сәхнәдән Роберт Рождественскийның "Байкальская баллада" әсәрен сәнгатьле укуы җылы тәэсир калдырды.
Концертны алып баручылар, РФ һәм ТРның атказанган артисты Светлана Захарова белән пианист Таһир Камальтдинов сәхнәгә марафон дипломнарын тапшыру өчен иҗади коллектив җитәкчеләрен, уку йорты директорларын чакырдылар.Үз эшләренә җаны-тәне белән гашыйк шундый кешеләр тырышлыгы белән ел саен яңадан-яңа талантлар ачыла. Киләчәктә аларның саны тагын да артыр дип ышанабыз.
30нчы музыка мәктәбенең катнаш кыллы уен кораллары ансамбле (Казан шәһәре); Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең аккордионистлар квартеты; Каролина Ершова (Мәскәү шәһәре); Казан хореография училищесы артистлары.
Автор фотолары.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X