Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рәсем конкурсында – беренче

Беренче урта мәктәпнең алтынчы класс укучысы Софья Фролова “Безнең район тарихы” балалар рәсеме конкурсының беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән билгеләп үтелде.

“Татармультфильм” студиясе ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештырган конкурс “Татарстан гасыры – 3” балалар анимация проекты кысаларында узды.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗади бәйгедә республиканың кырык өч районы һәм ике шәһәреннән укучылар катнашты.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ТР Мәдәният министрлыгы бинасында булды.
Укучының уңышында рәсем укытучысы Наталья Кузнецованың да өлеше бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев