Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны белән хушлаштылар

97 яшьлек Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин Җиңү көненә 9 гына көн калгач вафат булды.

Кичә Иске Рәҗәп авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиядә иң олы яшьтәге депутат Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин белән хушлаштылар.

97 яшьлек Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин Җиңү көненә 9 гына көн калгач вафат булды.

Күренекле якташлары белән хушлашырга авыл халкы гына түгел, аның элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм Зиннәтулла Гыйззәтулла улын белгән һәм яраткан кешеләр дә җыелды.

Ветеранны соңгы юлга озатырга ТР Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев килде.

Ветеран турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Соңгы көннәренә кадәр Зиннәтулла Гыйзәтулла улы көчле рухлы һәм туган ягына чиксез гашыйк кеше булып калды.

Ул олы мирас – Искер Рәҗәп мәктәбендә урнашкан һәм федераль музей статусын йөртә торган уникаль музей калдырды.

Ветеранның үлеме Спас районының һәр кешесе өчен бик зур югалту булды. Ул һәркемнең хәтерендә зирәк, кыю һәм тормыш сөючән, һәрвакыт яңа идеяләр белән янучы һәм аларны тормышка ашырырга һәрвакыт әзер кеше буларак калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев