Яңалыклар
Конкурста җиңеп чыктылар
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп коллективы "Мәктәп дәрестән соң" дигән республика иҗади проектлар конкурсында җиңеп чыкты.
Конкурска тәкъдим ителгән "Үткәннәрне өйрәнеп, киләчәккә карыйбыз" проектын тормышка ашыруга 994 мең 430 сум акча бирелде. Бу акчаны дәрестән соң вакытларда балалар шөгыльләнә алырлык яңа иҗади берләшмәләр ачу өчен тотарга планлаштырыла, дөресрәге төрле җиһазлар сатып...
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп коллективы "Мәктәп дәрестән соң" дигән республика иҗади проектлар конкурсында җиңеп чыкты.
Конкурска тәкъдим ителгән "Үткәннәрне өйрәнеп, киләчәккә карыйбыз" проектын тормышка ашыруга 994 мең 430 сум акча бирелде. Бу акчаны дәрестән соң вакытларда балалар шөгыльләнә алырлык яңа иҗади берләшмәләр ачу өчен тотарга планлаштырыла, дөресрәге төрле җиһазлар сатып алыначак. Укучылар техник иҗат түгәрәкләрендә, сынлы сәнгатьтә, тикшеренү эшләрендә үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алачаклар. Моның өчен станоклар, мольбертлар, төрле материаллар кирәк булачак.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан класстан тыш вакытларда укучылар өчен эшнең яңа формаларын кертүгә юнәлдерелгән проектларны яклау өчен үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, үткән ел бу коллектив "Лукойл" җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңеп чыкты һәм 500 мең сум акча алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев