Изге Болгар җыены-2022 бәйрәм программасы
21 майда Болгарда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу бәйрәм ителә.
«Изге Болгар җыены» бәйрәм чаралары программасы (21 май, 2012 ел)
9.00-11.00 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе мәйданында концерт программасы.
9.00-11.00 Тарихи яр буенда «Язу тарихы» мәйданчыгы.
Урта гасыр каралаларын ясау технологияләрен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс. Төрки-татар язуы музее.
9.00-14.00 Археология мәктәбе территориясендә ат-автомобиль узышында катнашучылар һәм «Идел-Урал» инвалид спортчылар хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бәйрәм программасы.
Программада – Багдад илчелегенең борынгы Болгарга килүен театральләштерү, музыкаль һәм җыр композицияләрен башкару, татар токымлы атларны күрсәтү .
9.30-10.30 Кече манара һәм Хан төрбәсе комплексы территориясендә Тәүбә догасы.
11.00-11.45 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Изге Болгар җыенын ачу тантанасы.
12.00 Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы.
12.30-14.00 Мәйдан. Милли көрәш буенча финал ярышларын үткәрү.
12.30-16.00 Бәйрәм концерт программасының дәвамы.
20.30-21.30 (үзгәрергә мөмкин) «Ак мәчет» комплексы территориясендә лазер-шоу.
Көн дәвамында Татарстан Республикасы халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату эшләячәк. Барлык музей объектлары 20.00 сәгатькә кадәр ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев