Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хатын-кызларны котладылар

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды. Программа күбесенчә гүзәл затларыбызга багышланган җырлардан торды. Ольга Бурмистрова, Ольга Лобанова, Азалия Бакирова, Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, Илфат Садыйков, Ксения Молодова һәм башка үзешчән артистларның чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Бәләкәй Стелла Марянина да сәхнәдән шигырь укып, залда җыелган хатын-кызларны...

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды.
Программа күбесенчә гүзәл затларыбызга багышланган җырлардан торды. Ольга Бурмистрова, Ольга Лобанова, Азалия Бакирова, Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, Илфат Садыйков, Ксения Молодова һәм башка үзешчән артистларның чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Бәләкәй Стелла Марянина да сәхнәдән шигырь укып, залда җыелган хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итте, ә аның әнисе матур итеп татар биюен башкарды. Казаклар хоры, хореография коллективы һәм вокаль-инструменталь ансамбль чыгышы да беркемне битараф калдырмады.
Залдагы хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев җылы котлады.
* * *
Никольск мәдәният йортында оештырылган бәйрәм концертына килгән һәр хатын-кызга роза чәчәге бүләк иттеләр.
Чараны оештыручыларга ике йөздән артык тере роза чәчәге сатып алырга җирле эшмәкәрләр, Мәдәният йорты директоры, җирлек башлыгы ярдәм итте.
Сәхнәдә мәктәп укучылары һәм җирле үзешчән артистлар башкаруында әниләргә һәм дәү әниләргә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X