Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Безнең делегация – чик сакчылары форумында

Хәрби бәрелеш ветераннарының һәм запастагы чик сакчыларының Лаешта узган форум-слетында ТР ветеран чик сакчылары оешмасының җирле бүлеге рәисе Рәшит Зыятдинов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.

Чара Рафаэль Заһидуллин җитәкчелегендәге чик сагы хезмәтенең хәрби бәрелешләрендә катнашучылар һәм запастагы чик сакчыларының республика җәмәгать оешмасы тарафыннан әзерләнде, ә мондый чараны үткәрү идеясын Казан шәһәре бүлеге рәисе Альберт Сөләйманов тәкъдим итте. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, алар икесе дә безнең шәһәрдә “Барлык буын чик сакчыларына” һәйкәлен ачу тантанасында катнашкан иделәр, ә бу исә дуслыкны тагын да ныгытырга ярдәм итте.
Безнең район делегациясе составына Константин Захаров, Александр Битунов, Наил Бакиров, Валентина белән Марс Хәмидуллиннар, Александр Пелагеин һәм Евгений Андронов керде. Аларның барысына да элеккеге хезмәттәшләре, танышлары белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек бирелде. Тулаем алганда, форумга Россиянең егерме биш шәһәре, шул исәптән Удмуртия, Чуашстан, Башкортостан, Калмыкия, Мари Иле, Ульяновск һәм Самара өлкәләре, Пермь краеннан ике йөздән артык кеше килде. 
Слет программасына хәрби-спорт ярышлары кертелде һәм һәр катнашучыга үзенең көч һәм җитезлеген сынап карау мөмкинлеге бирелде. Ярышларда Марс Хәмидуллин үзен аеруча яхшы яктан күрсәтеп, пычак ыргыту буенча – беренче, автомат магазинына патроннар тутыру буенча өченче булды. Аңа Мактау грамоталары һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Ә хәрби-патриотик җырлар фестиваль-конкурсында безнең команда исеменнән Рәшит Зыятдинов чыгыш ясады. Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән килгән “Застава” ансамбле исә фестивальнең чын фаворитына әверелде.
Форум һәр кешедә яхшы тәэсир калдырды. Киләчәктә бу чара тагын да кабатланыр дип, тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X