2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр планлы чорга районның социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова доклад ясады.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, стратегия "Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында" Федераль закон, "Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында" һәм "Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында" ТР законнары положениеләренә нигезләнеп эшләнгән. Аның төп максаты - инвестицияләр җәлеп итүне арттыру, тиешле инфраструктура булдыру, яңа эш урыннары тудыру һәм туристлар санын арттыру исәбенә Болгарны Идел буе һәм Россия туристлык үзәге итеп үстерү һәм шуның белән район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү.
Стратегия максатына ирешү өчен икътисадый үсеш нокталары билгеләнгән: авыл хуҗалыгы, туризм, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү. Социаль-мәдәни сфераның барлык тармаклары буенча да халыкның сәламәтлеген саклау һәм гомерен озайту, һәр яктан камил шәхесне укыту һәм тәрбияләү, халыкларның милләтара мөнәсәбәтләре культурасын булдыру, физкультура һәм спортка мөмкин булганча кешене күбрәк җәлеп итү буенча конкрет юнәлешләр билгеләнгән.
- Тормыш бер урында гына тормый, һаман үзгәрә, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Безнең алда зур бурычлар тора һәм аларны хәл итү өчен тырышып эшләргә кирәк...
Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев депутатлар игътибарына Приволжск һәм Өчкүл җирлекләренең бер өлешен кушу исәбенә "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек чикләрен киңәйтү турында ТР закон проектын ТР Дәүләт Советына кертү һәм ""Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләү һәм статусы турында" ТР законына үзгәрешләр кертү буенча район Советы инициативасын тәкъдим итте.
Барлык сораулар буенча депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев