17 октябрь 2013 яңалыклары
-
Иң мөһиме - теләк кирәк
Авылларда иртә яздан алып көзгә кадәр бакчалары аллы-гөлле чәчәккә күмелеп утырган йортлар аз түгел. Ә Кузнечихада яшәүче ирле-хатынлы Фирсинә һәм Җәмил Мөхәммәдиевлар чәчәкләрне хәтта урамга да утыртканнар.
-
Бәхетен шушы җирдә таба…
Вера Битунова - Нургалиев крестьян (фермер) хуҗалыгындагы тырыш сыер савучыларның берсе. Терлекчелектә эшли башлавына егерме елдан артып киткән.
-
Дзюдочылар да сынатмады
Алабуга шәһәрендә үткән ачык турнирда 2002-2003 һәм 2004-2005 елларда туган яшь дзюдочыларыбыз да сынатмады. Мәртәбәле бәйгедә Татарстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән килгән 300ләп спортчы катнашты. Безнең командадан 55 килограммга кадәрге спортчылар арасында Кирилл Борюшкин өченче урынны алды. Ярышларда әле яңа гына катнаша башлаган Богдан Кирюшинны да билгеләп үтәргә кирәк. Биш...
-
Безнекеләр – иң яхшылар арасында
Россия Герое Эдуард Камалиев истәлегенә кул сугышы һәм спортның хәрби төрләре буенча бишенче Бөтенроссия турнирында балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге тренеры Ринат Шәрипов шәкертләре нәтиҗәле чыгыш ясадылар. Нократ Аланы тирәсендә узган әлеге турнирда Россиянең төрле почмакларыннан 17 команда катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, яшьләргә спорт һәм патриотик тәрбия бирүгә булышлык...
-
Тау әбием
Мин чын мәгънәсендә авылыбызның "аяклы тарихы" (безнең тарих укытучыбыз Айдар абый аны "тере тарихи энциклопедия" дип әйтә) булган "тау әбием" белән горурланам. Ул минем дәү әнием Хәлиуллина Нурбикәнең әнисе. Аның исеме - Бәнат Шәмсетдин кызы Сираева. Ул 1920 елны Көек авылында дөньяга килгән. Гражданнар сугышыннан соңгы авыр чор, ачлык-хәерчелек, ә...
-
Заманалар да, карашлар да үзгәрә
Вакыт үткән саен, кешеләрнең карашы да үзгәрә. Бик талантлы, үзенчәлекле рәссам-сынчы-ювелир Даши Намдаков иҗатта үз сүзен әйткәнгә инде дистә ел булды. Бүгенге көндә аның белән очрашуны хәтта президентлар да үзләре өчен олы хөрмәткә саныйлар. Әйе, аның эшләре бар кешегә дә ошап бетми, тик иҗатта аңлаешлы булмаган әсәрләр азмы?
-
Рәхмәт урынына – янаулар
Үтерү белән янаган өчен шәһәрдәге бер кешегә закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. Ул үзен начар хис итә башлагач, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итә. Фельдшерлар тиз арада чара күрергә керешәләр. Әмма авыру, үзенә тиешле игътибар күрсәтмиләр дип, медиклардан үч алырга уйлый. Медицина чемоданыннан скальпельне тартып чыгара да, үтерү белән куркыта...
-
Килешүне ничек теркәргә?
Күчемсез милекне сату-сатып алу килешүе - бик җитди һәм җаваплы адым. Кешедә килешүне теркәү, аерым алганда, объектның бәясе күрсәтелгән пункт буенча сораулар килеп туарга мөмкин. Еш кына кешеләр объектның чын бәясе урынына аның кәгазьдә билгеләнгән кыйммәтен күрсәтеп, бу ике төшенчәнең төрле булуын исәпкә алмыйлар. Бер-берсенә нык охшаган бу ике төшенчәнең...
-
Приютка кунакка килделәр
"Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Чайка" балалар һәм яшүсмерләр приютында кунакта булдылар. Кече яшьтәге балалар өчен алар иҗади хыялны үстерүгә юнәлдерелгән дәрес үткәрделәр. Ә өлкәнрәк балалар "Наркотики - пожизненная ломка. Не ломай себе жизнь!" күргәзмәсен ясауда катнаштылар. Приютта яшәүче балалар үткәрелгән чараларда актив катнаштылар, килгән кунаклар белән теләп...
-
Юбилеең белән, Банат апа!
Көектә яшәүче Банат Сираева күптән түгел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Традиция буенча, юбилярга Россия Президентының Рәхмәт хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Банат...
-
Катгый контрольдә
Полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә "Розыск" оператив-профилактик операциясе үткәрәләр. Бу чара җинаять кылып, җәзадан качып йөрүчеләрне кулга алуга, шулай ук хәбәрсез югалган кешеләрне эзләүгә юнәлдерелгән. Бу максаттан хокук саклау органнары контролендә торган притоннар һәм башка шикле урыннар тикшереләчәк. Кайчандыр җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр дә игътибар үзәгендә торачак. Операция барышында республикада гадәттә...
-
Тынычлык һәм иминлек теләделәр
Сишәмбе көнне барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр шәһәр мәчетендә вәгазь укыды, барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның котлавын укыды. Корбан бәйрәме - изге эшләр аркылы безнең туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез белән мөнәсәбәтләребезне, башка милләт кешеләре белән дуслыгыбызны ныгыта,...
-
Җир алганнар
Бүгенге көндә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына закон нигезендә түләүсез җир участоклары алу өчен 211 кешедән гариза кергән. Өч һәм аннан артыграк баласы булган ике йөз гаилә инде үз җирләрен алып, тиешенчә теркәгәннәр, калганнары моны якындагы ике ай эчендә эшләргә тиеш. Күпчелеге җирне торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып...
-
Бөтен җиргә яхшы юллар кирәк
Бу якшәмбедә юл эшчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.