14 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Өченче урынны алдылар
Аксубайда 2001-2002 елда туган егетләр арасында үткән мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона турнирында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы өченче урынны алды. Җирәбә буенча аларга кыр хуҗалары һәм Чистай командасы белән бер төркемдә уйнарга туры килде. Никита Никифоровның ике туп кертүенә карамастан, Чистай командасы белән безнең футболчылар арасындагы уен тигез исәп (2:2)...
-
Көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар
Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский Бөтенроссия күләмендәге дәрәҗәле турнирларда кабат призер булдылар. Никита Магнитогорск шәһәрендә 1994-1996 елда туган көрәшчеләр арасында үткән ярышларда икенче урынны алды. 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә безнең спорт мастерына кандидат финалда Төмән көрәшчесенә генә оттырды. Никитага диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Татарстан җыелма командасы составына...
-
Революция күрәзәчесе
Менә бер кызыклы тарихи факт: Россиядә беренче революцион эшчеләр түгәрәге 1867 елда, Октябрь революциясенә кадәр 50 ел алдан, Казан губернасы Спас өязе "Кавказ һәм Меркурий" җәмгыятенең суднолар төзү заводында оеша. Спас Затоны эшчесе Семен Волков бу турыда үз истәлекләрен калдыра. Совет тикшерүчеләре аның мемуарларын шул чорда эшчеләрнең революцион хәрәкәттә катнашуын...
-
Балалар бакчасыннан – белем иленә
Балалары беренче класска укырга кергән гаиләләрдә беренче сентябрьдән бөтенләй яңа тормыш башланды. Бала беренче уку елында фәннәрне үзләштерүгә никадәр зуррак игътибар бирсә, киләчәктә аңа җиңелрәк булачак
-
Дәһшәтле сугышларда исән калган...
Күптән түгел шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Каргинга 90 яшь тулды.
-
Руль артында йоклап киткән
Танкеевка янындагы машина юлында сишәмбе көнне ике авария була. Ульяновск ягыннан килүче бензовоз йөртүче руль артында йоклап киткән. Нәтиҗәдә машина берничә юл баганасын аударып, юл читенә төшеп капланган. Аның артыннан килүче авыр йөк машина хуҗасы ярдәм итәргә була. Тик ул якындагы борылышта әйләнү өчен маневр ясаганда, аңа каршы як юнәлештә...
-
“Сөембикә”журналы юбилеена багышлап
Район үзәк китапханәсенең уку залында "Сөембикә" журналы чыга башлауга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады. Укучылар арасында зур популярлык казанган журнал тормышында бу зур вакыйганы октябрь аенда билгеләп үттеләр. Күргәзмәдә Сөембикә-патшабикә, аның серле манарасы турында рус һәм татар телләрендә бай материал тупланган. Монда журналның "Заман һәм без", "Мәдәни тормыш",...
-
Профилактик тикшерү нәтиҗәләре
Агымдагы елның көз айларында 270 егет һәм кыз наркотикларга каршы профилактик тикшерү үтте. Аны район үзәк хастаханәсе белгечләре үткәрде, наркотикларга бәйлелекне 2нче мәктәпнең өлкән класс укучыларында, кадет мәктәбе, тармак технологияләре студентларында тикшерделәр. Тикшерү үтүчеләр арасында наркотиклар кулланучы кешеләр табылмады.
-
Газетага язылмый калмагыз
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына 2014 елның беренче ярты еллыгына 1500 кеше язылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткеч нәкъ шул дәрәҗәдә кала. Шул ук вакытта язылу кампаниясе тәмамланырга аз вакыт калып баруын да онытырга ярамый, шуңа күрә почтага баруны иртәгә калдырмавыгыз хәерле. Почта бүлеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә,...
-
Шәһәрдә бассейн төзелә
Шәһәрнең Смирнов һәм Базар урамнары кисешкән урында ябык йөзү бассейны төзелә башлады. Төзелеш эшләрен Казанның "Апекс-Татарстан" төзелеш компаниясе алып бара. Агымдагы ел ахырына кадәр котлован казу, фундамент ясау һәм башка эшләрне төгәлләргә җыеналар. Төзүчеләр әйтүенчә, бассейн 2014 елның ахырында ук файдалануга тапшырылачак. Бу бездә халыкны спортка җәлеп итүдә тагын бер...
-
Үз көчләренә ышанып яшиләр
Татьяна белән Александр Евдокимовларның шәхси хуҗалыгы Полянкада иң зурлардан санала. Авырлыкларга карамыйча, алар елдан-ел терлекләрнең баш санын арттырырга тырышалар.