Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Тәмәке тарту гаять зур зыян китерә

Үткән атна ахырында Болгарда медицина хезмәткәрләренең региональ конференциясе булды.

Анда Татарстанның Кама аръягындагы җиде районнан килгән фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре, баш табиб урынбасарлары һәм сәламәтлек саклау тармагының башка хезмәткәрләре тәмәке тартуны профилактикалау мәсьәләләре турында сөйләштеләр, бу проблеманы хәл итүгә кагылган тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Өчкүл авылындагы модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын карадылар һәм эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Фельдшерлар советы рәисе Фәйрүзә Иделбаева, Медицина профилактикасының Республика үзәге гигиена тәрбиясе һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау бүлеге мөдире Ольга Неделько, ТР халыкны наркотикларга каршы профилактикалау кабинеты мөдире, наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш буенча эксперт Галимҗан Шакирҗанов, Спас район хастаханәсенең оештыру эшләре һәм медицина тармагы буенча баш табиб урынбасарлары Илнар Беляев һәм Наилә Мистахова, Өчкүл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Елена Кузнецова чыгыш ясады.
Алар яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны профилактикалау, тәмәке төтене тәэсиреннән кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән Федераль Законнарны үтәү, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, наркология хезмәтенең торышы һәм башка мәсьәләләрне карадылар. Биредә тикшерелә торган теманың бик әһәмиятле булуына басым ясалды, чөнки тәмәке тарту, бигрәк тә яшүсмерләр өчен аеруча зыянлы. Мондый кешеләр йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан, сулыш, ашкайнату органнары авыруларыннан, шулай ук онкологиядән интегәләр.
Бер төркем медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Медицина шәфкать туташлары ассоциациясе Грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Өчкүл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Елена Кузнецова да бар.
Район җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина котлады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X