Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Спас район хастаханәсе узган елга отчет бирде

Утырыш Истәлек билгесе бинасында узды.

Кичә Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесендә хастаханә советы узды. Утырышта Спас район хастаханәсенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды.

Советта Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Илья Гаврилов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов, хастаханә, шәһәр һәм район администрациясе вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган табибы һәм сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны Фиркат Галимов катнашты.

Спас район үзәк хастаханәсенең баш табибы Роман Әхмәтҗанов узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды. Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, хастаханәдә кадрларга кытлык сизелә, әмма бу проблема әкренләп хәл ителә.

"Болгарда табиблар өчен торак йорт төзү планлаштырыла. Бу факт кадрларга кытлык проблемасын хәл итәргә ярдәм итәр, дип ышанам. Без хәзер дә бер урында тормыйбыз. Район администрациясе читтән килгән белгечләрне урнашытруда һәрьяклап ярдәм итә, моның өчен аларга зур рәхмәт», – дип ассызыклады Роман Марсович.

Роман Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, узган  ел Спас район үзәк хастаханәсе табиблары 121 катлаулы пациентның гомерен саклап калган. Шул ук вакытта төрле җәрәхәтләр, алкоголь куллану нәтиҗәсендә үлемнәр, үз-үзеңә кул салу очраклары арткан. Ә абортлар саны, киресенчә, икеләтә кимегән. 2021 елда 22 хатын-кыз йөклелекне өзгән булса, узган ел мондый адымга 11 хатын-кыз барган, аларны җидесе – медицина күрсәткечләре буенча.

Роман Әхмәтҗановтан соң РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгыш ясады. Ул район хастаханәсе эшенә югары бәя бирде.

Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елда хастаханәдә булган уңай үзгәрешләр – җиһазлар, ремонт, табибларның эше күзгә ташлана.

"Әмма диспансерлаштыру юнәлешендә күбрәк эшләргә, халыкка моның кирәклеген аңлатырга кирәк", – дип белдерде Евгений Викторович.

Ул шулай ук администрация килгән остазларга тулай торак бирү мәсьәләсендә ярдәм итәргә әзер, дип өстәде.

"Спас техникумы тулай торагында тулы бер кат буш тора. Табиблар өчен тулай торакны оештыра алабыз дип уйлыйм", – диде Евгений Савинов.

Утырыш ахырында Спас хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Фоторепортаж.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев