Узган атна ахырында музей-тыюлыкның конференц-залында район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән киңәшмәсе булды.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең узган ел нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнары турында үзәк хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов чыгыш ясады. Ул учреждение ирешкән уңышлар турында сөйләде һәм әлегә кадәр хәл ителмәгән проблемаларга һәм кимчелекләргә тукталып үтте....
Узган атна ахырында музей-тыюлыкның конференц-залында район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән киңәшмәсе булды.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең узган ел нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнары турында үзәк хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов чыгыш ясады. Ул учреждение ирешкән уңышлар турында сөйләде һәм әлегә кадәр хәл ителмәгән проблемаларга һәм кимчелекләргә тукталып үтте. Чыгыш ясаучы халык арасында йөрәк-кан тамыры авыруларының күп булуы аеруча борчу тудыруын билгеләп үтте.
Утырышта шулай ук ашыгыч медицина ярдәме бүлеге мөдире Наил Исхаков, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин чыгыш ясады.
Утырышка республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева йомгак ясады. Ул соңгы елда район сәламәтлек саклау тармагының шактый уңышларга ирешүен, күп күрсәткечләр буенча алдагы ел нәтиҗәләрен узып китүен билгеләп үтте. Шулай да башкарасы эшләр шактый әле. Министр урынбасары йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калу буенча чаралар кабул итү өчен аны барлыкка китерә торган сәбәпләрне өйрәнү һәм бетерү буенча бердәм эш планы төзергә тәкъдим итте.
Нет комментариев