Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Игелегең кайтсын үзеңә

Ирина Никитина егерме биш ел сәламәтлек саклау системасында эшли. Никольск фельдшер-акушерлык пункты белән җитәкчелек итүенә дә озакламый унбиш ел тула.

Мәктәптән соң ул Яшел Үзәндәге медицина училищесының шәфкать туташлары әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач берара Казанда эшли. Аннары туган авылына кайта һәм бүгенге көнгә кадәр яраткан хезмәтен намусы кушканча башкара. Белемен күтәрү турында да кайгырта: Ирина Александровна 2008 елда читтән торып Чистай медицина училищесын тәмамлый һәм фельдшер дипломы ала.
Авыл медигының мәшәкатьләре һәрвакыт җитәрлек. Аны авырулар янына көндезләрен генә түгел, төн урталарында да чакыралар, мондый очракларда Ирина Александровна тизрәк авылдашларына тиешле ярдәмне күрсәтергә ашыга. Алар арасында пенсионерлар да, төрле эштә эшләүчеләр дә, балалар да була. Шөкер, һәркайсы белән уртак тел таба ул. Шуңа күрә кешеләр аның турында һәрчак мактап кына сөйлиләр.
Ирина Александровна әлеге һөнәрне сайлау турында балачактан ук хыялланган. Медицина пунктына кереп, элекке мөдир Нина Николаевна Иванованың эшен үтә бер кызыксыну белән күзәткән. Нәкъ менә шул чакта аның күңелендә медицина хезмәткәре булу, кешеләргә ярдәм итү турындагы уй туган. Максатын тормышка ашыру өчен ул тырышлыгын кызганмый, үз дигәненә барыбер ирешә. Эшендә кыенлыклар белән еш очрашырга туры килсә дә, ул беркайчан да югалып калмый.
Медицина учреждениесендәге тәртипне күреп һәркем соклана. Хәер, ул шулай булырга да тиеш. Биредә һәр нәрсә үз урынында: төрле отчетлар әзерләү, белешмәләр язу аның күп вакытын ала. Тик шунсыз булмый да. Ирина Александровна барысын да зур төгәллек белән башкарырга күнеккән. Авылдашлары һәм район хастаханәсе җитәкчелегенең ихтирамын казану да күп нәрсә турында сөйли.
Ул әле фельдшер-акушерлык пункты территориясен тиешле тәртиптә тоту өчен дә вакытын кызганмый. Иртә яздан ук җирне ашлап берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр утырта, аларга җәй буе суны да үзе сибә. Җәен монда үскән чәчәкләр балкышыннан күзләр камаша.
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан аңа исәнлек-саулык, игелекле эшендә уңышлар телисе килә.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X