Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ышанычны тулысынча аклый

Полянка урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Конантьеваның хезмәт стажы сигез ел гына тәшкил итсә дә, ул инде коллективта хөрмәт казанырга өлгергән. Балалар да, аларның әти-әниләре дә педагогны бик яраталар...

Иринага укытучы эше балачактан яхшы таныш, чөнки аның әнисе Татьяна Степановна Егорова да гомеренең кырык елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ничек шулай туры килгәндер инде, әнисе дә нәкъ менә тарихтан һәм җәмгыять белеменнән укыткан. Мәктәпне тәмамлаганда инде Ирина үзенә нинди һөнәр сайлаячагын алдан белгән. Алай гына да түгел, педагог белеме алгач, туган мәктәбенә кайтып эшләүне үзенә максат итеп куйган.
Баштарак яшь педагогка аның элекке укытучылары Ирина Александровна Страхова, педагогия хезмәте ветераны Вера Михайловна Гордеева теләп ярдәм иткән. Хәер, башка педагогларның да һәрдаим ярдәмен һәм җылы сүзләрен тоеп торган. Укытучы эшендә бу бик мөһим.
Ирина Алексеева һәр укучыда үз фәннәренә кызыксыну уятырга тырыша. Моның өчен дәресләрдә төрле яңа алымнарны, интерактив чараларны һәм алдынгы педагогик технологияләрне куллана. Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, дип даими кабатлый Ирина Алексеевна. Ул чыннан да шулай. Укучының белем дәрәҗәсе югары булса, бу аның үзе өчен дә, мәктәп өчен дә зур горурлык дигән сүз. Педагогның бер укучысы, мәсәлән, быел имтиханнарда җәмгыять белеменнән иң югары балл җыйды. Узган елда да бер укучы шушы фәннән имтиханны дүртлегә тапшырган. Полина Власова узган уку елында республиканың туган якны өйрәнүчеләрнең " Краеведческий калейдоскоп - 2016" һәм төбәкара "Династии России" конкурсларында җиңүче булган. Ирина Алексеевнага моның өчен Татарстан Республикасы мәгариф министрының Рәхмәт хатын һәм район мәгариф бүлеге Мактау грамотасын тапшырганнар.
- Укучыларга теге яки бу материалны дөрес һәм гади тел белән аңлату, фәннәргә карата кызыксыну уяту гына аз, аларны аңлый белергә һәм яратырга да кирәк, дип саный укытучы.
Ул һәр дәресне мавыктыргыч, истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. Быел, мәсәлән, тугызынчы класс белән җитәкчелек итәчәк. Аларны заманга лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү - укытучының төп бурычы.
- Инициативалы, иҗади, тапшырылган бурычны җиренә җиткереп үтәүче педагог белән эшләве дә рәхәт, ди мәктәп директоры Ольга Ашмарина. - Ирина Алексеевна Конантьеваны да шундыйлар рәтенә кертер идем. Ул үзенә йөкләнгән ышанычны тулысынча аклый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев