Утлы Әфган юллары
Язмышлар

Утлы Әфган юллары

Әфган җиренә аяк баскан беренче совет солдатлары арасында Виктор Мурычев та булган

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 35 ел тулды. Бу сугышта Спас районыннан 107 кеше катнашкан. Чит илнең кайнар кояшы, утлы сугыш юллары аларның хәтерендә гомерлеккә саклана…

Безне заман сайлады
– Мине армиягә 1978 елның көзендә алдылар, – дип сөйли Виктор Геннадьевич. – Германиянең Лютерштадт-Виттенберг шәһә-рендә танк гаскәрләренең аерым элемтә батальонында ГАЗ-53 машинасын йөрттем.

Унтугыз яшендә Виктор Геннадьевич Әфган җиренә җибәрелгән беренче совет хәрбиләре арасына эләгә.

– Без Әфган сугышы турында берни дә белмәдек. Ул чакта Советлар Союзында бу хакта артык сөйләмәделәр. 1979 елда Германиягә эшчән визит белән Леонид Ильич Брежнев килде.  

Илдән 1000 танк һәм 20 мең солдатны чыгарырга кирәк иде. 1979 елның 5 декабрендә Әфганстанга танк полкы һәм химия батальоны җибәрелде. Яңа елдан соң (17 гыйнварда) безне дә тулысынча комплектлаштырып, башта Үзбәкстанның Термез шәһәренә җибәрделәр, ә аннан Әфганстанга күчерделәр, – дип искә ала Виктор Геннадьевич. – Анда барасыгыз киләме, дип сорап торучы булмады. Боерык бирелгән икән – аны үтәргә кирәк.

Хәрби әзерлек
Яңа килгән солдатлар Термезда бер ай торалар. Монда алар эссе климатка һәм комлы җирләргә күнегергә тиеш була. Учебка программасы – бер ай. 

– Мине башта тылга җибәрделәр. Андагы иске ГАЗ-63 машинасында электромеханик-йөртүче булырмын, дип уйлаган идем, – дип сөйли Виктор Геннадьевич. – Берничә көннән соң яныма взвод командиры килеп, «БТР йөртә аласыңмы?» дип сорады. Мин «Юк», дим. Ул исә миңа «Өйрәнерсең!», диде. Заводтан яңа гына чыккан БТР алып килделәр. Техникага күнегү шактый авыр булды. Сез аның нинди зур булуын аңласын өчен, нәкъ шундый БТРны күптән түгел генә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында урнаштырдылар. Аңа утырган беренче көнне үк арыккка (су сибү өчен ясалган канал – ред.) төшеп киттем. Ярый әле, февраль ае иде, арыкта су юк. Берничә көн нужалангач, күнектем инде. 

Бер айдан соң, 17 февральдә, совет гаскәрләре колоннасы Әфганстан җиренә керә.

– Әфганстанга күчерәчәкләрен безгә әйтеп тә тормадылар. Термезда, чик буенда торачакбыз, дип вәгъдә иттеләр, – дип сөйли Виктор Геннадьевич. 

Үлем сагалап йөри
Беренче сугыш тәҗрибәсе нәкъ Әфганстанга кергәндә алына. Колонна Баглан районында дошман уты астына эләгә. 

– Безнең штаб Кундузда урнашты. Илнең төньяк-көнчыгышындагы бу провинция чагыштырмача тыныч урын булып саналса да, без бәрелешләрдә еш катнаштык, – дип сөйли Виктор Геннадьевич. – БТР йөртүчесе булганга күрә, батальонда утырырга түгел, күбрәк йөрергә туры килде.  Һәр йөртүченең каскасы, бронежилеты, автомат һәм патроннары бар. Ә минем техниканың арткы өлешендә өстәмә элемтә аппаратурасы да куелган. Шуңа күрә үземне дары мичкәсендә утырган кебек хис итә идем. Кулда корал, ә аппаратура янында – 5 килограмм тротил һәм 20 литр тиз кабынып китүче катнашма. Кулга алсалар – шартлатырга кирәк.

Виктор Геннадьевич сүзләрен-чә, Әфганда теләсә кайсы урында үлем сагалап торган.

– Миналы юллар, хәрабәләр, засадалар, дошманның кинәт һөҗүмнәре – бар да булды, – ди Виктор Геннадьевич. – Урам буйлап чүпрәк-чапракка төренгән карт бара, ә чүпрәкләре астында – автомат. Хатын-кызлар пәрәнҗәсе астында яшеренгән кораллы ир-атлар да очрады. Кайвакыт безнең солдатлар авылга баралар, ә кире инде әйләнеп кайтмыйлар. Дошманнар бит алар  таулардагы һәр сукмакны беләләр.

Могҗиза белән исән кала
– Бу хәлләрне үзең кичерү генә түгел, күз алдына да китерү куркыныч...
– Әйе, бик куркыныч иде. Минемчә, сугышта ахмак кына курыкмыйдыр. Әле генә синең белән сөйләшеп торган дусларыңның һәлак булуын күрү аеруча авыр булды.

Дошман миналарының кайбер-ләрен бер генә мина эзләгеч тә таба алмый. Безнең рота командиры шундый минага эләкте, бәхеткә, исән калды. Аны чынлап та бәхетле йолдыз астында туган, дип әйтергә була. Берсендә аңа төбәп аткан пуля күкрәгендәге гвардия значогына тиде. Шул урыны күгәреп кенә чыкты.
Виктор Геннадьевичның үзен дә Әфган җирендә язмыш саклый.  

– Саперлар белән операциягә чыктык. Аларны көткәндә, иптә-шемнең бензовозында частькә барып килергә булдык. Кире килеп җиттек – ә анда атыш бара. Мин, бензовоздан сикереп төшеп, Урал машинасы борты артында яшерендем. Карыйм, бераздан соң безнең колонна кузгалып китте, мине алып килгән бензовоз да алар белән. Берни эшләр хәлең юк, Уралга утырып, алар артыннан юнәлдем. Тиешле урынга килеп җиткәч, карыйм – бензовозның тәрәзәләре коелып төшкән, ишеге тишкәләнгән. Мин утырырга тиеш булган пассажир урынында – зур тишек. Аңа өлгергән булсам, миннән бернәрсә дә калмас иде. 

Әфганстан юллары
Сүз уңаеннан, Әфганда хезмәт итүчеләргә өйгә җибәрелгән хатларда бары тик хезмәт әйбәт бара, сагынам, дип кенә язарга рөхсәт ителгән.

– Минем хатлар язарга вакыт та булмады, – дип сөйли Виктор Геннадьевич. – 10 ай хезмәт итү дәверендә мин, мөгаен, бөтен Әфганстанны әйләнеп чыктымдыр. Һәр көн төрле юнәлешләрдә һәм шәһәрләрдә йөрдек – Мазари-Шәриф, Баглан, Талукан, Фәйзабад, Кара-Камар, Газни... Юлның сиксән проценты – коточкыч тау серпантиннары. Анда юлның киңлеге ике метрдан да артмый, текә, урыны белән салынып торган кыялар, ә кайбер урыннарда – тирәнлеге биш йөз метрга җиткән тарлавыклар. Кара-Камар мәгарәсе юнәлешендә юл бөтенләй юк. Өстәвенә, Гиндукуш тауларының тар тарлавыклары аша Кокча елгасы ыргылып ага. Көчле агым алып китмәсен өчен, суның кимүен көтәргә туры килә иде.  

Әфган климатына ияләшү аеруча авыр була. Көндез эсселек 60 градуска җитә, бронежилет астындагы тельняшка тозлы тирдән агарып ката, һаман эчәсе килә... Контейнерлардагы су кап-кайнар. Ә син машинада, кулда – корал. Ләкин сугышта бу хакта уйламыйсың, диярлек, иң мөһиме – хәрби бурычны үтәү.
– Безгә, кичәге малайларга, бик иртә олыгаерга туры килде. Чәчләр дә иртә агарды, – ди Виктор Геннадьевич. – Фәйзабадтан кайтканда, безгә каршы ут ачтылар, мин шунда яраландым...

Сугыштан соң
Әфган сугышы хәрби Мурычев өчен 1980 елның көзендә тәмамлана. Ул якыннары түзем-сезлек белән көтеп торган туган якларына кайта.
1984 елда гаилә корып, яшь хатыны белән Казанга китә. Анда ике балалары туа. Виктор Геннадьевич сыра заводында эшли. Яшь гаилә льготалы чират буенча торак алырга өметләнсә дә, ни кызганыч, өметләре акланмый. 

1991 елда Мурычевлар гаиләсе кире Болгарга кайта. Виктор Геннадьевич урман хуҗалыгына шофер булып урнашып, 16 ел шунда эшли. Әмма сәламәтлеге аркасында эшеннән китәргә туры килә. Ләкин озак вакыт өйдә утыра алмый. Газ котельные операторы курсларын үтә һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәп-интернатта эшли башлый.  Аннары лаеклы ялга чыга. Әмма хәзер дә ул беренче шәһәр мәктәбенең котельныенда эшләвен дәвам итә. 

– Сугышта катнашуыгыз өчен бүләкләрегез бармы?
– Без бит беренчеләрдән булдык, ул вакытта медальләр бирелми иде. Демобилизация алдыннан хәрби һәм сәяси әзерлектә зур уңышлар, үрнәк дисциплина һәм СССР Кораллы Көчләре сафларында кимчелексез хезмәтем өчен грамота бирделәр. Аннары инде «Рәхмәтле әфган халкыннан» медале, «Сугышчы-интернационалист» күкрәк билгесе һәм берничә юбилей медале тапшырдылар.
 


Нет комментариев